Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туфан ага белән бәйле якты истәлекләр


Туфан Миңнуллинның "каләм агачы"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:32 0:00

Туфан Миңнуллинның "каләм агачы"

Туфан Миңнуллин туган ягы Кама Тамагында гына түгел, Тәтеш районының Зур Әтрәч авылында үзенең якты истәлекләрен калдырган. Аның изге эшләрен җирле халык сагынып искә ала.


Татарстанның Кама Тамагы районының "Туган якны өйрәнү" музеенда халык язучысы, драматург Туфан Миңнуллинның шәхси әйберләре саклана. Ул туган ягына еш кайтып йөргән һәм һәрбер килүендә нидер калдырып киткән. Иң кызыклы эскпонат – Туфан ага каләмнәреннән ясалган агач. Анда аның ике ел буе җыелган җитмешләп каләме куелган, ди музей мөдире Резедә Нуриева.

* * * *

2009 елда Туфан Миңнуллин Татарстанның Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында Изгеләр зиратын тимер койма белән әйләндерткән булган. Зират янында гына Изге чишмә бар. Риваятьләргә күрә, X гасырда анда Болгарның беренче баш шәһәре, меңгә якын йортлы Әтрәч каласы урнашкан була, ди җирле тарихчы Мөнир Вәлиев. “Халык язучысы Туфан Миңнуллин әлеге Изге урынны хөрмәтләүгә зур өлеш кертте”, ди Зур Әтрәч авылы имамы Ислам хәзрәт Фәйзуллин. Хәзер Изге урында ел саен җәй уртасында дини йола үтә.
Туфан ага Тәтештәге Изге урынны хөрмәтләгән
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:18 0:00
XS
SM
MD
LG