Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә мөһим парламент сайлавы үтә


Грециянең Сул коалиция фиркасе башлыгы Алексис Ципрас тавыш бирә
Грециянең Сул коалиция фиркасе башлыгы Алексис Ципрас тавыш бирә
Грециядә бүген үтүче парламент сайлавы соңгы берничә дистә елдагы иң мөһим сайлау диелә.

Хөкүмәтнең ике ел дәвам иткән кырыс экономия чараларыннан соң сайлаучылар соңгы 40 ел чамасы илне җитәкләгән ике фирка социалист ПАСОК һәм консерватив Яңа демократия фиркаләреннән ачуын алыр дип көтелә.
Парламентка керү өчен зарур булган өч процент киртәсен унлап сәяси фирка узарга мөмкин.

Греция язмышы хәзер халыкара коткару програмындагы миллиардларча еврога бәйле һәм, әгәр дә ул күбрәк акча алырга теләсә, киләсе айда тагын да кырысрак экономия тәртибе кертергә тиеш.

Грециянең Европа берлегендәге партнерлары, бигрәк тә Германия аны ныклап күзәтә.
Кичә Германия тышкы эшләр министры Вольфганг Шойбль, әгәр дә Греция экономия сәясәтеннән читләшсә, аның нәтиҗәләре Греция өчен яман булачак дип кисәтте һәм «Европа берлегендә әгъза булу ул ихтыяри мәсьәлә» дип өстәде.
XS
SM
MD
LG