Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә президент сайлавының икенче туры нәтиҗәсе игълан ителде


Франциядә якшәмбе көнне узган сайлау нәтиҗәләренә караганда, социалист Франсуа Олланд тавышларның 51.5% җыеп президент булды. Аны 18 миллион кеше сайлаган. Хәзерге президент Николя Саркози 48% тавыш алган.

1950нче еллар азагында президент хакимиятен ныгытуны күздә тоткан яңа конституция кабул ителеп Бишенче республика игълан ителгәннән бирле Франсуа Олланд Франциянең икенче социалист президенты булды.

Яңа сайланган илбашы Франциянең Европаның финанс тотрыклылык килешүендә катнашу шартларын яңадан карап чыгарга һәм хөкүмәтнең социаль-икътисади сәясәтен үзгәртергә вәгъдә итте.

Шулай ук Олланд быел Әфганстанда хезмәт иткән Франция хәрбиләрен өйләренә кайтарачагын белдерде.

Дөнья җитәкчеләре Олландны сайлауда җиңү белән котлады.
XS
SM
MD
LG