Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әл-Җәзирә" Пекиндагы бүлекчәсен яба


"Әл-Җәзирә" телевидениесе җитәкчелеге Кытай рәсмиләренең Пекиндагы хәбәрчеләре Мелисса Чаньнең визасы һәм илдә эшләү рөхсәтен озайтмавыннан соң Пекинда үз бүлекчәсен ябуы турында белдерде. Хакимиятләр ул хәбәрче урынына башкасын китерергә дә рөхсәт итмәгән. Чань Пекин бюросында 2007 елдан бирле эшләгән булган.

Кытайда тиздән яңа җитәкчелекнең сайлануы көтелә. Би-би-си ширкәтенең Кытайдагы хәбәрчесе сүзләренә караганда, хакимиятләр илдә эшләгән халыкара журналистларны мондый адым белән куркытырга тели. Әл-Җәзирә Кытайда башка хәбәрче эзлиячәген белдерде.
XS
SM
MD
LG