Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан җыр һәм бию ансамбле "Болгар иле" тамашасын әзерли


"Җиде энҗе бөртеге" програмы
"Җиде энҗе бөртеге" програмы

Ансамбльнең 75 еллыгына багышланган “Болгар иле” дип аталган яңа програмда Болгар дәүләтендәге “Ага-Базар” ярминкәсе яңадан тудырылачак.

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Айрат Хәмитов бу яңа програмны коллективның иҗат төркеме тудырачагын һәм читтән дә белгечләр чакырылачагын әйтә. Ансамбльнең 75 еллыгы уңаеннан аларга махсус грант бирелә. Шушы көннәрдә генә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 10 миллион сумлык бу грантны бирү фәрманын имзалаган. “Ага-Базар” да шул акчалар ярдәме белән тормышка ашачак.

Айрат Хәмитов
Айрат Хәмитов
“Тарихта Болгар җирендә бик зур “Ага-Базар” дип аталган базар булган. Ул Европа белән Азияне тоташтырып торган. Анда төрле илләрдән китерелгән тауар сатылган. Аның тирәсендә нинди генә милләт кешеләре яшәмәгән. Без, Алла бирсә, “Болгар иле” дип аталган програмыбызда шушы базарны һәм борынгы бабаларыбызның бик горур, тәвәккәл һәм эшчән булганнарын күрсәтәсебез килә”, ди Хәмитов.

Аның сүзләренчә, бу програм шулкадәр зур хезмәт сорый һәм Мәскәүдәге Кирмән сараендагы (элекке “Дворец съездов”) юбилей концертына әзер булмаска да мөмкин. Мәскәүдә юбилей 15 ноябрь кичендә үтәчәк. Көне дә, вакыты да тәгаенләнгән инде. “Болгар иле” әзер булмаса, ансамбль Мәскәү тамашачысына 75 ел дәвамында тупланган иң яхшы җәүһәрләрен тәкъдим итәчәк.

Төрле илләрнең сәхнәләрендә биегән һәм җырлаган ансамбль Кирмән сараенда булачак чыгышларын 75 еллык тарихларындагы зур вакыйгаларның берсе буларак бәяли. 1961 елда төзелгән бу бинада ансамбль әле моңа кадәр беркайчан да үзе генә чыгыш ясамаган. “Анда бик дәрәҗәле һәм шөһрәт казанган коллективларга гына ишекләр ачыла”, ди Хәмитов.

Ансамбль Русиядә беренче бишлектә

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле быелдан Русиянең иң абруйлы коллективларының берсе дип санала. Пятницкий исемендәге Рус дәүләт академия хоры, Игорь Моисеевның Халык бию ансамбле, “Березка” дәүләт академия хореография ансамбле һәм Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбльләре белән бергә беренче бишлеккә керә ул.

"Казан кызлары биюе"
"Казан кызлары биюе"
“Кирмән сараен Русиянең йөрәгендә дип әйтер идем. Анда югары дәрәҗәдәге коллективлар гына чыгыш ясый ала. Шулар арасыннан Пятницкий исемендәге хор 100 еллыгын, “Березка” һәм Моисеев ансамбльләре үзләренең юбилейларын анда үткәрде. Шул рәттән без дә чыгыш ясаячакбыз. Ул безнең өчен, берьяктан, хисап кебек булса, икенче яктан, милләтебезне күрсәтү дә булып тора”, ди Хәмитов.

Ул “Болгар иле” дип аталган яңа тамаша Казанда үтәчәк юбилей концертларына һичшиксез әзер булачак дип әйтә. Тамашалар декабрь башында опера һәм балет театрында өч көн рәттән үтәчәк.

2012 – ансамбль өчен юбилей елы. Бу елны алар җыр һәм бию ансамбленең 75 еллыгы дип игълан иткән. Әле күптән түгел генә Татарстан районнарында булып кайттылар, аннан соң Себерне иңләделәр, Төрекмәнстанга бардылар. Кайда гына чыгыш ясамасыннар, тамашачыга истәлекле ел икәнен әйтеп узалар. Ансамбль май ахырында Төркиягә Сабантуйга һәм Татарстан мәдәнияте көннәренә юл ала. Аннан алар Владивостокта булачак федераль Сабантуйда чыгыш ясаячак. Мәскәүдәге юбилейга кадәр Һельсинкига да барып кайтырга исәпләре бар.

Ансамбль иганәчеләргә мохтаҗ түгел

Ансамбль татарны, аның үзенчәлекле мәдәниятен дөньякүләм танытуда республиканың визит карточкасы да булып тора. “Без беркайда да “гарантиягә” чыгыш ясамыйбыз. Билетлар сатыла, залларыбыз тулы була. Татарстан һәр сәфәрне үз өстенә ала”, ди Хәмитов. “Без бит – дәүләт ансамбле”, дип тә өсти ул. Шуңа күрә алар иганәчеләргә мөрәҗәгать итүне дә кирәк санамый. Ансамбльне яраткан һәм ярдәм кулы сузганнар да бар. “Аларның үзләрен бик белдерәселәре килми, араларында “Таттрансгаз”, Себердәге дуслар да бар”, ди Хәмитов.

Ансамбль архивындагы фото
Ансамбль архивындагы фото
75 ел эчендә ансамбль 50-дән артык концерт програмы эшләгән. Соңгы елларда аерым бер эчтәлектәге җырлы-биюле тамашалар да иҗат ителә. “Җиде энҗе бөртеге”, “Казан турында риваять” шулар эченнән. Ансамбль репертуарыннан төшмәгән “Сабантуй”, “Казан кунаклары” кебекләре дә бар.

Җыр-бию ансамблендә куелган бер генә әсәр дә югалмаган, ди Хәмитов. Соңгы еллардагылары аудио-видеога языла. Аңа кадәр куелганнарына килгәндә, берничә ел башкарылмый торганнан соң, яңадан халыкка күрсәтергә теләсәләр, ансамбльдә элек эшләгәннәрне чакырып киңәшәләр, искә төшерәләр. “Бер куелган әйбер аларның хәтерендә бөтен нечкәлекләре белән саклана ул”, ди Хәмитов. Болай итеп җырларны, биюләрне яңадан сәхнәгә куюны ул “Тарих сандыгы”на мөрәҗәгать итү дип атый. Тик менә элекке елларда кигән киемнәр генә сандыкта, бу очракта җыр-бию ансамбльнең саклагычларында кала. Алар урынына яңалары тегелә. “Тормыш алга барган саен киемнәргә дә таләпләр үзгәрә, без иң-иң яхшы һәм сыйфатлы киемдә булырга тиеш”, ди Хәмитов.
"Көмеш беләзек" биюе
"Көмеш беләзек" биюе
XS
SM
MD
LG