Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Җиңү көнен билгеләде


Казанда Җиңү парады үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:29 0:00

Казанда Җиңү парады үтте


Быел Казанда Җиңү парады Ирек мәйданында үтте. Башка елларда ул Казанның 1000 еллыгы мәйданында оештырыла иде. Хәзер анда төзекләндерү эшләре бара.

Парад алдыннан сугыш кырында һәлак булган Татарстан сугышчылары бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Җырлы-биюле концерт номерлары белән башланган чара Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның рус һәм татар телләрендә ясаган чыгышы белән дәвам итте.

Аннан соң Казандагы хәрби хезмәткәрләрнең парады булды.

Җиңү бәйрәме чаралары кичке унда салют белән тәмамланды. Салютның берсе Казансу елгасы буенда, икенчесе Җиңү паркында оештырылды. Җиңү паркына салют карарга меңнәрчә казанлы килде.
Казанда Җиңү бәйрәме салюты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:37 0:00

Апас районында Җиңү көне

Татарстанның Апас районы үзәгендә Җиңү көне быел мәдәният йорты каршында үтте. Чараның төп кунаклары – сугыш һәм тыл ветераннары бармак белән генә санарлык булса да, бәйрәм тамашасын карарга яшь гаиләләр, балалар күп килде.

XS
SM
MD
LG