Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау гимназиясендә гаилә көне үтте


Илдар белән Әлмира Садыйковлар гаиләсе бүләге
Илдар белән Әлмира Садыйковлар гаиләсе бүләге

Ижау шәһәренең 6нчы санлы татар гимназиясендә гаилә көненә багышланган чарада башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләре, дәү әниләре дә катнашты.


Ижау шәһәренең 6нчы санлы татар гимназиясендә гореф-гадәтләребезне саклап калу буенча күп тырышлык куела. Бу юнәлештә эшне укытучылар балалар белән дәресләрдә генә түгел, башка чараларда алып барырга омтыла.

“Гаилә ул – бәхет ачкычы, гаилә ул – җылы бер кочак”. Әлеге девиз астында гимназиядә гаилә айлыгы игълан ителгән. Башлангыч сыйныфлар гаилә көненә багышлап кичә оештырды. Ул бик җылы хисләр калдырды. Төрле сыйныфлардан җиде гаилә – үзара ярышты. Бу чара гаиләдә өч буын арасында үзара мөнәсәбәтне тагын да ныгытырга, гаилә ядкәрләре белән танышырга да ярдәм иткән.

Кичәдә һәркем үз гаиләсе турында мәгълүмат җиткерде. Күпләре гаилә тормышын фотосурәтләр белән дәлилләде. Алып баручылар тарафыннан әзерләнгән төрле сорауларга җавап бирде. Милләт язмышы, әдәбият, сәнгать өлкәсенә багышланган бәйгедә белемнәрен күрсәтте.
Эльза Шәйхетдинованың әбисе Гөлфәрүз апа музейга бүләк итеп үзе чиккән әйберләрен алып килгән
Эльза Шәйхетдинованың әбисе Гөлфәрүз апа музейга бүләк итеп үзе чиккән әйберләрен алып килгән

Һәр гаиләдә иҗади бәйгегә дә берәр күренеш тәкъдим итте. Садыйковлар гаиләсеннән Камил әтисе белән такмаклар башкарса, Антроповлар гаиләсеннән Алия үзе генә җырлады.

Эльза Шәйхетдинова әбисе белән сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим итте. Кемдер милли ризыкларыбыз белән таныштырды. Шулай ук гаилә әгъзаларына үз тормышына кагылган төрле мәкерле сорауларга да җавап бирергә туры килде әти-әниләргә.
Гүзәлия Антропова
Гүзәлия Антропова

Бәйгенең иң матур өлеше гаилә ядкәрләренә багышланган иде. Һәр гаиләдә буыннан-буынга күчеп килгән искиткеч кызыклы әйберләр саклана. Алар турында мәгълүмат бирде өлкән буын.

Кайбер шундый тарихи әйберләрне гаиләләр гимназиянең этнография музеена калдырды.

Шундый истәлекле әйберләр арасында Исмәгыйлевләр гаиләсендә сакланган тастымал. Аңа ике гасыр.
Камил Садыйков әтисе белән сәхнәдә чыгыш ясый
Камил Садыйков әтисе белән сәхнәдә чыгыш ясый

Гимназия музеена бүләк ителгән әйберләр арасында XVIII гасырда кулланышта булган акчалар, элекке гасырда кызлар чиккән кулъяулык үрнәге, әбиләребез йон эрләгән матур итеп эшләнгән каба һәм башкалар. “Бу әйберләрнең тарихына багышлап фәнни конференцияләрдә катнашу өчен эшләр әзерләргә булыр”, диде татар теле укытучысы Гөлнирә Гафиева.
Эльмира Исмәгыйлова тастымал тарихы белән таныштырды
Эльмира Исмәгыйлова тастымал тарихы белән таныштырды

“Шундый кичәләр гаилә әгъзалары арасында мөнәсәбәтне ныгытуга, буыннар чылбырын булдыруга, туган телебездә аралашырга зур этәргеч булып тора”, диде Алинаның әбисе Гүзәлия Антропова.
Бергәләп сорауларга җавап эзлиләр
Бергәләп сорауларга җавап эзлиләр

Өлкән буын катнашында чаралар гимназиядә ешрак узар, ата-аналар балаларының дуслары белән танышыр, аларның кызыксынуына юнәлеш бирер, сыйныфлар арасында да мөнәсәбәтне җылытыр дигән фикер яңгырады кичәдә катнашучылардан.
Эльза Шәйхетдинова әбисе белән
Эльза Шәйхетдинова әбисе белән
XS
SM
MD
LG