Accessibility links

Иркутскида Богучански электр станциясе төзелешенә протест белдерделәр


Иркутскиның Усть-Илим районы кешеләре өлкә хакимияте бинасы каршында Богучански су электр станциясен төзүгә каршы пикет үткәрде, чөнки аларның өйләре су астында калачак.

Усть-Илим районында яшәүчеләрне төбәкнең канун чыгару җыены депутатлары, экологлар һәм студентлар да хуплады. Студентлар булачак сусаклагыч урыннарында археологик казу эшләре алып бара. Протест белдерүчеләр күтәргән шигарьләр арасында "Богучански ГЭСын төзегәндә канун бозу булмаска тиеш", "Төньяк Ангар буе тарихын саклап калу - безнең буры!" дип язылганнары да бар иде.

Бу пикеттан соң каршылык белдерүчеләр Русия президентыныңтөбәктәге кабул итү бүлегенә кереп ГЭС төзелешенә каршы алты меңнән артык имза куелган кәгазьләр калдырды. Бу имзалар Иркутски өлкәсенең 15 төбәгендә җыелган.

Инициатив төркем белән Иркутски өлкәсе губернаторы Дмитрий Мезенцев һәм хөкүмәттәге түрәләр дә очрашты. Мезенцев хөкүмәттәгеләргә су басачак урыннарда яшәүчеләргә хуҗалык корылмалары булган җир кишәрлекләре бирү мөмкинлекләрен карарга чакырды.
XS
SM
MD
LG