Accessibility links

Кайнар хәбәр

Романия мәгариф министры плагиатта гаепләнә


Япония, Израил һәм Тайван галимнәре Романиянең яңа мәгариф министры Ян Мангны үз хезмәте өчен аларның мәгълүмат технологияләре турындагы эшләреннән күчереп куллануда гаепләде. 51 яшьлек профессор хәтта галимнәрнең хаталарын да үз хезмәтенә күчереп язган. Министрны эшеннән алу таләпләре арта.

Социал-демократлар җитәкчесе, премьер-министр Виктор Понта Романиянең фәннәр академиясен министрны гаепләүне тикшерүне сораган.

Узган атнада премьер мәгариф министры урынына тәкъдим ителгән, үзен Стэнфорт университетын бетерүче дип таныткан, чынбарлыкта исә анда укымаган бер намзәтне кире какты.

Плагиатта гаепләнеп Германиянең саклану министры Теодор Гуттенберг һәм Маҗарстан президенты Пал Шмитт вазифаларыннан алынган иде.
XS
SM
MD
LG