Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литва президенты Тимошенко белән очрашыр өчен хастаханәгә килде


Литва президенты Далия Грибаускайте башта Юлия Тимошенко, аннары президент Виктор Янукович белән очраша
Литва президенты Далия Грибаускайте башта Юлия Тимошенко, аннары президент Виктор Янукович белән очраша
Литва президенты Далия Грибаускайте җомга көнне Украинаның элекке премьер-министры Юлия Тимошенко белән очрашыр өчен Харьков шәһәре хастанасенә килде. Вазифасын үз мәнфәгатьләрендә куллану өчен җиде ел төрмәгә хөкем ителгән Тимошенко хастаханәгә аркасы авыртуына зарланып 9 май көнне күчерелде. Анда аны Германия табибы күзәтүе астында дәвалыйлар.

Хастаханәнең баш табибы очрашу 15 минут булачак, дип хәбәр иткән иде. Грибаускайте – Тимошенко 2011 елның октябрендә хөкем ителгәннән бирле аның белән очрашкан беренче чит ил җитәкчесе.

Бүген Италия хөкүмәте Киевтан Тимошенко янына тышкы эшләр министры урынбасары Марта Дассуның килеп китүе өчен рөхсәт сорады.

Тимошенко эше Украинаның көнбатыш белән мөнәсәбәтләренә начар йогынты ясады.
XS
SM
MD
LG