Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина оппозициясе Киевтагы форумда сайлау алды програмын раслады


Киевта берничә мең кеше Украина берләшкән оппозициясе форумында катнашты.

Форумга җыелганнар алдында хәзер төрмәдә булган экс-премьер Юлия Тимошенко һәм Украинаның элекке эчке эшләр министры Юрий Луценко мөрәҗәгатьләре укылды.

Көз көне Украинада парламентка сайлау үтә. Форум делегатлары анда катнашу өчен оппозициянең програмын кабул ите. Анда түрәләрнең чыгымнарын киметү, салым һәм пенсия реформасы үткәрү, конститутция мәхкәмәсен юкка чыгару турында язылган.

Апрель аенда Украинада оппозициядәге ике эре фирка “Батькивщина” һәм “Үзгәрешләр фронты” парламент сайлауга уртак исемлек булдыру турында белдергән иде. Аларга “Народная самообарона” һәм “Украина өчен” фиркасе вәкилләре дә кушылды. Оппозиция берләшеп Югары Радада күпчелек мандатка ия булырга тели.
XS
SM
MD
LG