Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удальцов сәламәтлеге начарлану сәбәпле хастаханәгә озатылган


“Сул фронт” хәрәкәте башлыгы Сергей Удальцов сәламәтлеге начарлану сәбәпле, хастаханәгә озатылган.

Оппозиционер үзенең кулга алынуына протест йөзеннән алтынчы көн коры ачлык тота. Удальцов 9 май көнне оппозиция барышында тоткарланган һәм 15 тәүлеккә сак астына алынган. Кичә аңа берничә тапкыр “ашыгыч ярдәм” табипларын чакырдылар, ләкин алар аны хастаханәгә алып китүдән баш тартты.

Бүген Удальцов тарафдарлары ачык хатта аны ачлык тотуны туктатырга чакырды. “Безгә интегүче Удальцов кирәкми! Син безгә исән кирәк!”, диелгән ачык хатта.
XS
SM
MD
LG