Чечня җитәкчесе Рамзан Кадыров 2011 елдагы керемнәре турында хисап биреп былтыр 4,1 миллион сум казануын белдерде. Аның рәсми белдерүендә, элекке еллардагыча бердәнбер күчемсез милке - Грозныйдагы 36 дүрткел метрлы фатиры булуы әйтелә. Чечнянең икенче зур шәһәре Гудермес янында урнашкан туган авылы Центоройдагы мәһабәт сарай исә рәсми рәвештә Кадыровның анасына язылган.
Рамзан Кадыровның "тыйнак" мактанычы
1
Кадыров биләмәләренә керү капкасын арыслан сыннары саклый
2
Центоройдагы Кадыров сарае
3
Центоройдагы Кадыров биләмәсенең кунак йорты
7
Кадыров (уңда) 2011 елда Грозныйда Роллс-Ройс кабриолет машинасында йөри
8
Кадыров (уңда) 2006 елда "Чечня гүзәле" бәйгесендә җиңүче хөрмәтенә Гудерместагы бер ресторанда оештырылган мәҗлестә йөз долларлык акчалар ыргытуны тамаша кыла