Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данлыклы Канн фестивале башлана


Мэрилин Монро үлеменә 50 ел тулуны искә алып, оештыручылар фестивальнең постерында аның фотосурәтен урнаштырган
Мэрилин Монро үлеменә 50 ел тулуны искә алып, оештыручылар фестивальнең постерында аның фотосурәтен урнаштырган

16 май көнне кино дөньясында иң абруйлы бәйгеләрнең берсе – Канн фестивале башлана. Быел ул 65нче тапкыр үткәрелә.

Быелгы Канн фестивале 16 майдан алып 27 майга кадәр дәвам итәчәк. Хөкемдарлар рәисе – Нанни Моретти. “Махсус караш” дип аталган бәйге рәисе итеп күренекле британ актеры Тим Рот чакырылган. Бәйгедә катнашучы фильмнар исемлеге 19 апрель көнне игълан ителгән иде.

Танылган актриса Мэрилин Монро үлеменә быел 50 ел тула. Фестивальне оештыручылар моны истә тотып, чараның рәсми постерында аның фотосурәтен урнаштырган.

Канн фестивален америкалы Уэс Андерсонның “Тулган ай патшалыгы” (“Moonrise Kingdom”) фильмы белән башларга булганнар. Фильм сюжетында 1960нчы елларда яшь кыз дусты белән өеннән качып китә һәм аларны беркайда да таба алмыйлар. Фильмда өлкән буын актерлары да уйный: Брюс Уиллис, Эдвард Нортон, Билл Мюррей, Харви Кейтель.

Соңгы итеп "Тереза Дескейру" (“Thérèse D.”) фильмы күрсәтеләчәк. Аның режиссеры – француз Клод Миллер күптән түгел генә вафат булды. Фильм Франсуа Мориак романы нигезендә төшерелгән.

Быелгы бәйгенең берничә үзенчәлеген әйтеп узарга була. Катнашучылар арасында хатын-кызлар быел бөтенләй юк. Яшь буын вәкилләре шактый күп булса да, алар арасында дебютантлар юк диярлек.

Төп бәйгедә 14 илдән барлыгы 22 фильм катнаша. “Махсус караш” бәйгесенә 17 фильм тәкъдим ителгән.

Кыскаметражлы фильмнар бер дистәгә якын. Алар арасында Төркиядән “Тавышсыз” (“Sessiz-be deng”) киносы катнаша.

Русиядән дә катнашучы бар. Сергей Лозница төшергән “Томанда” (“В тумане”) фильмына Русия кино белгечләре зур өметләр баглый. Ләкин Русия кинематографының халыкара дәрәҗәдә әллә ни таныла алмавы бу өметләрне шик астына куя.

Башка еллардагы кебек үк, быел да фестивальдә Татарстаннан бер фильм да катнашмый. Гомумән, сыйфатлы татар фильмнарын төшерү мәсьәләсе соңгы вакытта торган саен сирәгрәк күтәрелә.

Фестиваль 27 майда тәмамлана. Аның җиңүчеләре һәм аерым мизгелләре турында Азатлык радиосы хәбәр итәчәк.
XS
SM
MD
LG