Accessibility links

Кайнар хәбәр

Леонтьевны яклап Казанда да пикет узачак


19 май көнне Русиянең башка кайбер төбәкләре беләр беррәттән Казанда да педофилиядә гаепләнгән Красноярски журналисты Олег Леонтьевны яклап пикет узачак. Әлеге чара Леонтьевны яклау төркеме белән Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында оештырыла.

Блогер, журналист, активист Леонтьев педофилиядә шикләнелеп 2012 елның 19 февраленнән бирле сак астында тотыла. Журналист Илья Лабунский сүзләренчә, аны җенси бозыклыкта гаепләгән көнне Леонтьев мэрия каршында “Гадел сайлаулар өчен” пикетында булган.
XS
SM
MD
LG