Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вице-премьер урыны: Вәлиева китә, Сәфәров килә


Зилә Вәлиева һәм Әсгать Сәфәров
Зилә Вәлиева һәм Әсгать Сәфәров

16 майда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов премьер-министр урынбасары вазифасын башкаручы итеп Әсгать Сәфәровны билгеләде.


Президент фәрманы белән бүген Зилә Вәлиева Татарстан вице-премьеры вазифасыннан азат ителде. Фәрманда бу Вәлиеваның башка эшкә күчүе сәбәпле дип язылган.

Зилә Вәлиева премьер-министр урынбасары итеп 2005 елны билгеләнгән иде. Ул нигездә милли-мәдәни үсеш, милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләренә караган өлкәне алып барды.

Сәфәров яңадан хөкүмәткә килә

Шулай ук бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Әсгать Сәфәровны премьер-министр урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләү фәрманын имзалады. Сәфәров намзәтен 28 майдагы утырышта Татарстан дәүләт шурасы депутатлары расларга тиеш.

Сәфәров 9 апрель көнне ул чактагы Русия президенты Дмитрий Медведев фәрманы белән Татарстан эчке эшләр идарәсенең башлыгы вазифасыннан азат ителгән иде. Моңа Казандагы "Дальний" бүлегенә ябылган 52 яшьлек Сергей Назаровның җәфалап үтерелүе сәбәп булды. Казан хокук яклау үзәге һәм "Агора" төбәкара хокук яклау оешмасы матбугат чаралары аша Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны эштән алуны таләп итеп Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать иткән иде.
XS
SM
MD
LG