Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Акчарлак" Русиянең иң тиражлы милли басмасы дип аталды


“Акчарлак” гәзите
“Акчарлак” гәзите

Татар телендә чыгучы иң тиражлы басма саналучы “Акчарлак” гәзите Русиянең “Тираж – ел рекорды” бүләгенә ия булган. Русиянең тираж хезмәте оештырган бәйгедә ул инде икенче ел рәттән җиңүче дип табыла.


Мәскәүнең “Савой” кунакханәсендә узган XI бүләкләү тантанасында җырчы Габделфәт Сафин нәшер иткән “Акчарлак” гәзите “Иң тиражлы милли гәзит” номинациясендә җиңүче дип табылган. “Тираж хезмәте” оешмасы тарафыннан бүләкне алучылар арасында шулай ук “Вокруг света” фәнни-популяр журналы, “За рулем” автомобиль басмасы һәм “Бизнес-журнал” кебек абруйлы басмалар да бар. “Акчарлак”ның уртача еллык тиражы 40 меңнән артып киткән. Русиянең милли гәзитләр арасында бу иң зур сан.

Тираж хезмәте – Русия гәзитләренең тиражларын контрольдә тотучы бердәнбер бәйсез иҗтимагый оешма. “Акчарлак”ның икенче тапкыр бу бүләккә лаек булуы оештыручыларны татар телен өйрәнүгә этәргән. Тираж хезмәте башлыгы киләсе елда “Акчарлак” хезмәткәрләрен татар телендә котларга вәгъдә иткән. Бу хакта “Азатлык” радиосына нәшриятнең арт-мөдире Әдилә Сафина белдерде.

Әдилә Сафина бүләк тапшыру тантанасында
Әдилә Сафина бүләк тапшыру тантанасында
“Тираж хезмәте бөтен Русия гәзитләрен контрольдә тота. Хәзерге вакытта күп кенә гәзитләр үзләренең тиражларын арттырып, реклам бирүчеләрдә, язылучыларда ялгыш фикер тудыра. Кызгангычка каршы, мондый практика еш очрый. Бу оешманың максаты – тиражны күпертүче басмаларны күзәтү, аларны теркәп бару. Анлый бүләкне алу өчен басма эчендә гадел сәясәт алып барырга кирәк.

Әлбәттә, бу бүләк “Акчарлак” өчен көчле стимул һәм киләчәктә тагын да югары үрләрне яуларга көч бирәчәк. Икенче ел рәттән абруйлы бүләк иясе булу Тираж хезмәте җитәкчеләрен татарча өйрәнергә мәҗбүр итәр, мөгаен. Бу бүләк татар теленең илдә алып торган урынын һәм мөһимлеген дә күрсәтә”, диде Әдилә Сафина.

Бүләкне тапшыручыларга гәзит исеменең дә йогынтысы булган. Тираж хезмәте Чеховның танылган пьесасында тасвирланган кичерешләр “Акчарлак” битләрендә дә чагылыш таба дип билгеләп үткән.

“Акчарлак” нәшрият йортында төп басмадан тыш, башка тарафка юнәлгән матбугат чаралары да бар. «Уртак хисләр», «Татар хатыны», «Авырмас өчен 101 киңәш», «Авыруга бер дәва», «Акчарлак сканворды» гәзитләре һәм рус телендә чыгучы «Строители Татарстана» журналы да нәшрият хисабына бастырыла. Бүгенге көндә “Акчарлак” нәшрияты “Азан нуры” дип аталачак ике телдәге дини гәзит чыгарырга ниятли.

Бер ел элек “Акчарлак” гәзите Башкортстан белән дә актив эш башлады. Анда яшәгән милләттәшләр өчен махсус “Акчарлак-Башкортстан” гәҗите чыга. Бүгенге көндә аның тиражы бер меңнән артып киткән.
XS
SM
MD
LG