Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Халыкара музейлар көне билгеләнде


Казанда Халыкара музейлар көне (1)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:27 0:00

Казанда Халыкара музейлар көне (1)

Халыкара музейлар көне уңаеннан Казанда төрле чаралар оештырылды. 18 майдан 19 майга кадәр дәвам иткән чара "Музейда көн-төн-көн" дип аталды.


18 майдагы чара көндезге икедән алып төнге сәгать өчкә кадәр барды. Милли музей янындагы мәйданда көндез балалар концерты, ә кичке якта рок төркемнәрнең концерты булды.

Кичке сәгать тугызда “Кочакта музей” исемле флэшмоб уздырылды. Кирмән сәгате кичке тугызны күрсәткәндә җыелган халык Милли музейны уратып алды һәм аны мылтыктан аткан тавыштан соң диварларын кочаклап, музейга карата хөрмәтен белдерде. Шулай итеп тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау кирәклегенә игътибар юнәлтелде.

Шул ук көнне кичке сәгать унда Милли музей диварларында 3D форматында лазерлы шоу һәм кичке сәгать уникедә файер-шоу тамашалары оештырылды. Анда меңнәрчә Казанлы катнашты.
Казанда Халыкара музейлар көне (2)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:06 0:00

“Музейда көн-төн-көн” чарасында Татарстанның барлык музейларына да керү бушлай булды.

18 май - Халыкара музейлар көне 1977 елдан бирле дөньяның бик күп илләрендә билгеләп үтелә.
XS
SM
MD
LG