Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краков мәхкәмәсе 25 ел элек пикетчыларны кыйнаган элекке милиция хезмәткәрләренә хөкем карары чыгарды


25 ел элек Краков шәһәрендә урам җыенында катнашканнарга каршы көч кулланган милициянең элекке дүрт хезмәткәре шартлы төрмә җәзасына хөкем ителде.

Шәһәрнең Вавель сарае янында 1987 елның 3 маенда узган тыныч урам җыены вакытында милициянең махсус бүлеге хезмәткәрләрләре анда катнашучыларны кыйнаган булган.

“Бу хөкем карары гаделлекнең җиңүенә ышанычны кайтарды. Әмма мондый җинаятьләрне кылучылар барысы да мәхкәмә алдына басмады, бигрәк тә безне куып таратырга дигән фәрмәнны бирүчеләр юк монда”, дип сөйләде 25 ел элек булган урам җыенында катнашкан бер кеше.

Милициянең элекке хезмәткәрләре 2.5-3 ел төрмәгә хөкем ителде. Җәзаны үтәү ике елга кичектерелә. Алар үз гаебен танымады.
XS
SM
MD
LG