Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума урам җыеннарында тәртип бозган өчен җәзаны кырыслата


Мәскәү, Сазлык мәйданы, 8 май 2012
Мәскәү, Сазлык мәйданы, 8 май 2012

Сишәмбедә Русия дәүләт думасы урам җыеннарында катнашып тәртип бозучыларга җәзаны кырыслату турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте.

Русиянең Дәүләт думасы урам җыеннары вакытында тәртип бозганнарны зур күләмдә акчалата җәзага тарту турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. "Бердәм Русия" тәкъдим иткән канун өлгесен 236 депутат хуплады, 207 каршы тавыш бирде, бер депутат тавыш бирүдән тотылып калды.

Думадагы коммунистлар, "Гадел Русия" һәм либерал-демократлар канун өлгесенә каршы. Оппозиция бу канун өлгесен көн тәртибеннән алу өчен тавыш бирүне оештырган иде, әмма думада күпчелектә булган “Бердәм Русия” депутатлары канунны тикшерүне яклап чыкты.

Хакимият фиркасе канун өлгесе икенче укылышка кадәр үзгәртеләчәк, дип киеренкелекне йомшартырга тырышты.

“Бердәм Русия” әлеге канунны дөньяның башка илләрендә булган стандартларга яраклаштырачак, диде “Бердәм Русия” фракциясе башлыгы Андрей Воробьев.

Думага кертелгән әлеге канун өлгесендә рөхсәтсез узган урам җыеннарында катнашкан аерым кешеләргә бер миллион сум, рәсмиләргә 1.5 миллион сум җәза бирү каралган. Хәзергә җәзаның күләме 50 мең сум.

Утырыш башында ук "Гадел Русия" фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов бу канун өлгесе турында сөйләшүдә катнашмаячакларын белдергән иде.

“Бердәм Русия” вәкиле Александр Сидякин, рөхсәтсез җыелган халыкны җәзага тарту дөньяның башка илләрендә киң таралган, Русия алардан күпкә артта калды, диде.

Хисләнеп китеп, Сидякин, "телевидение камералары каршына үзләре сикереп килеп кергәннәрне вөҗдан тоткыннары дип атап буламы? Кулларына себерке тоттырырга да, үз чүпләрен үзләре җыйсыннар", диде.
XS
SM
MD
LG