Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия президенты Франция белән мөнәсәбәтләрнең яхшырачагына өмет итә


Төркия президенты Абдулла Гүл Франциянең яңа президенты булып Франсуа Олланд сайлану белән ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшырачагына өметен белдерде. Ике президент дүшәмбе кич Чикагода НАТО саммиты кысаларында очрашты.

Журналистларга Гүл Олландның НАТО әгъзаләре булган бу ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең “яңа сәхифәсен” ачарга вәгъдә иткәнен белдерде.

Франция Төркиянең Европа Берлегенә керүенә каршы чыккач һәм элекке президент Николя Саркози Госманлы чорында әрмәннәрне үтерүне геноцид дип танымауны җинаять санаган канун өлгесен тәкъдим иткәч ике дәүләт аралары бозылган иде.

Парламентта хупланган әлеге канунны Франциянең мәхкәмәсе конституциягә һәм фикер белдерү ирегенә каршы дип тапты.
XS
SM
MD
LG