Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ренат Моратов: "Мисыр халкы сайлауда бик теләп катнаша"


Каһирәдә сайлау урыны
Каһирәдә сайлау урыны

Мисырда тарихта беренче ирекле президент сайлау узды. Халык иске режим намзәтләрен сайларга теләми, ди Каһирәдә укучы татар студенты.


“Мин аралашкан кешеләр тарихта беренче тапкыр президент сайлавы үтүенә бик куана, тавыш бирүдә бик теләп катнашканын әйтә”, дип сөйләде Азатлыкка Әйн-Шәмс университеты студенты Ренат Моратов.

Ренат Каһирәдәге бу югары уку йортында инде бишенче ел белем ала. Гарәп һәм чит телләр белгече дипломын алгач, ул быел туган шәһәре Волгоградка кайтырга җыена.

Аның сүзләренә караганда, президентлыкка барлыгы 12 намзәт дәгъва итсә дә, халык нигездә аларның дүртесе турында сөйләшә.

“Гарәп лигасының элекке башлыгы Әмр Мусса һәм Мөбәрәк президентлыктан читләштерелгәннән бирле ил белән идарә иткән хәрби шура намзәте – Әхмәт Шәфыйкны халык элекке режим кешеләре буларак кабул итә. Яңалыкка омтылучылар күбрәк калган ике намзәт өчен тавыш бирәчәген әйтә, алар арасында яшь һәм олырак яшьтәге танышларым бар”, диде Ренат.

Азатлыкка әңгәмәдә Ренат шулай ук Мөбәрәк хакимияттән читләштерелгәннән соң булган уңай үзгәрешләр турында да сөйләде.
XS
SM
MD
LG