Accessibility links

Альбина ирләргә хас һөнәрләрне үзләштерә


Альбина ирләргә хас һөнәрләрне үзләштерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:47 0:00

Альбина ирләргә хас һөнәрләрне үзләштерә

Татарстанның Минзәлә районында балта остасы, ташчы, сөяктән, агачтан бизәкләр, сувенирлар, көн-күреш җиһазлары эшләүче Альбина Әхмәтшина яши.


1975 елда туган Альбина Югары Тәкермән авылында әтисе Николай һәм әнисе Фәнисә Антиповлар йортында көн күрә. Тәрбияче булып эшли, күп төрле кул эшләре белән мәшгуль. Ул бура бурау, мотоцикл сүтеп җыю, мич чыгару кебек ирләргә хас һөнәрләрне үзләштергән.

Күп кул эшләренә Минзәлә шәһәрендә яшәүче сынчы Ринат Нәҗмиевтән өйрәнгән. Агач эшенә әтисе Николайдан кызыга. Ул балта остасы. Аның белән бергә тәрәзә рамнары, бизәкләр эшли.

"Агачтан ләззәт алам, миңа бик ошый агач эше", ди Альбина.

Альбинаның кул эшләре
Альбинаның кул эшләре
Яшүсмер вакытта ук әнисе белән тегү-чигә, бәйли. Кәрзиннәр дә үрә.Соңгы ике елда сөяк, пыяла белән эш итә башлаган.

“Эре мөгезле терлек сөягеннән вазалар, төрле муенсалар, йолдызнамә билгеләре эшлим. Әле яңа гына берничә кеше сорап алып китте.

"Бакалларга, көзгеләргә бизәк төшерә башладым. Пластик торбаларны эретеп ябыштырам. Йомшак уенчыклар тегәм, агач кашыклар ясыйм һәм аларны бизим. Алга таба эретеп ябыштырырга өйрәнеп металдан гөл савытлары эшләргә телим.

Кайчан өлгерәсез бу эшләргә, аз йоклыйсызмы?

Аз да, күп тә йокламыйм, кирәкле дәрәҗәдә. Болар өстенә әле Минзәлә көллиятенә укырга кердем. Балалар бакчасында тәрбияче булыр өчен диплом кирәк.

Кул эшләре остасы булгач, халык та нидер сорап киләдер, гадәттә нәрсә эшләтәләр?

Сөяк һәм агач эшләнмәләр
Сөяк һәм агач эшләнмәләр
Укып кайтам да эшкә тотынам. Кешеләр сораган эшләр дә күп әле, күрше авыллардан киләләр. Гадәттә алмаз белән кисеп тәрәзә утыртырга, агачтан рамнар, ишек, тәрәзә яннары эшләүне сорыйлар. Артсыз урындыклар эшләтәләр”, ди кул эшләре остасы.

Без аның остаханәсендәге эш коралларының күптөрле һәм заманча булуына игътибар иттек. Анда тишү, кисү, шомарту, тигезләү кебек эшләргә кирәкле җайланмалар бар иде. Тик ул барыбер төп хәрәкәтләрне кул белән башкара икән.

“Башта кул белән эшлим, аннан инструмент алам. Агачны әйләндереп шомарту җайланмам да бар.

Ул кораллар кулга алуга үзләре эшли башламый, сез ничек аларны кулланырга өйрәндегез? Мәсәлән, сөяк эшен генә алыйк?

Аңа мин Мизәләдәге кул эшләре остасы Ринат Нәжмиевтан өйрәндем. Сораулар булса, аңа барам. Ул эшләү алымнарын күрсәтә.

Бу эшләрне бүлеп эшлисезме, әллә барысы бергә барамы?

Миндә бүленеш юк. Сөяк эшкәртәм, рам ясыйм. Мисал өчен, китап укыйсым килә, барып аны укыйм.

Нинди китаплар ул?

Белгородтан кул эшләренә өйрәткән китаплар кайтартам.

Интернетны кулланасызмы?

Кулланам.

Агач эшен бетермичә, сөяккә күчәсезме?

Юк, башлаганмын икән, бетерәм. Иртәгә калдыйрмыйм.

Сезнең ике бала үсеп килә, аларга хезмәт тәрбиясе бирәсезме?

Альбина Әхмәтшинаның (Антипова) әти-әнисе һәм балалары
Альбина Әхмәтшинаның (Антипова) әти-әнисе һәм балалары
Кызым инде чигә, үрә башлады. Ә малай агачны яндырып бизәк төшерә, лобзик белән кисә. "Үскәч мин дә синең кебек эшлим, әни" ди. Ул да агачны эшкәртергә ярата”, диде Альбина Әхмәтшина.

Төп таянычлары әти-әнисе һәм балалар. Ул алар өчен дип тырыша, халыкның да аның эшләренә игътибары арткан, хезмәте акча да китерә башлаган. Альбина бу һөнәрләр белән генә тукталырга җыенмый, саулык, теләк булганда барлык кул эшләрен өйрәнмәкче.
XS
SM
MD
LG