Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстан мәктәпләрендә “соңгы кыңгырау” яңгырады


Русия мәктәпләрендә бүген “соңгы кыңгырау” яңгырады. Ил буйлап 800 меңләп укучы быел мәктәпне тәмамлый.

Мәктәпләрдә булган тантаналардан соң укучылар бәйрәмне елга буйлап көймәләрдә йәки табигатьтә дәвам итә.

Казан милли мәдәни үзәге каршында "соңгы кыңгырау" бәйрәмендә мәктәп бетергән 6 меңләп укучы катнашты. Тантана алдыннан башкаланың барлык мәктәпләрендә кеше күп җыелган урыннарда тәртип кагыйдәләре аңлатылды.

Таҗикстанда мәктәпне бетерү тантанасы бары тик уку йортларында үтә. 2010 елның маеннан илдә мәктәп укучыларының кичке мәҗлесләр һәм бәйрәм чараларын уздыру тыелган.
XS
SM
MD
LG