Accessibility links

Ижау педагогика көллиятендә соңгы кыңгырау чыңлады


Татар клубына йөрүче укучылар кичәдә татар җырын башкарды
Татар клубына йөрүче укучылар кичәдә татар җырын башкарды

Бу көннәрдә уку йортларында соңгы кыңгырау тантаналары уза. Ижау шәһәренең педагогика көллияте филиалында да чыгарылыш курс студентлары соңгы кыңгырау чарасына җыелды.


Быел көллиятнең татар төркемендә укучы студентлар булмады. Ләкин төрле факультетларда белем алучы татар кызлары татар тарихы һәм әдәбияты, сәнгате клубында өстәмә белем алды. Шулай ук егетләр-кызлар гарәп һәм татар теле дәресләренә йөрде. Шундый укучылар арасыннан музыка факультетында белем алучы Эльвира Талипова. Аны дуслары кичәдә педагогика көллиятенең “алтын тавышы” дип игълан иттеләр. Эльвира башкарган җырны соңгы кыңгырау тантанасына җыелган дуслары да бик җылы кабул итте.

Эльвира Талипова
Эльвира Талипова
Эльвира Талипова әйтүенчә, ул үзе татар җырларын бик яратып өйрәнә. Укытучысы рус милләтеннән булуына карамастан, аңа татарча җырлар өйрәнергә тәкъдим иткән. Студентның татар клубына йөрү сәбәбе дә татар халкы тарихын өйрәнү, “җырда халкыбызның тарихы чагыла” дигән фикердә Эльвира. Эльвира Талипова алга таба да укуын дәвам итәргә ниятли. Ул Казан федераль университетының тарих бүлеген сайлаган. Сәхнәне дә ташламаска уйлый ул.

Алсу Закирова
Алсу Закирова
Кичәдә төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән татар исемнәре еш яңгырады. Мәсәлән, Эльвира Талипова беренчеләрдән булып иң яхшы укучылар арасында аталса, рәсем сәнгате бүлеген тәмамлаучы Алсу Закирова “Оста кул” номинациясендә аталды. Залдагы экраннан Алсуның эшләре дә күрсәтелде. Тамашачылар аларны алкышлап хуплады.

Алсу Ижауда туып үскән. “Гаиләдә татарча сөйләштек, шуңа телебезне яхшы беләм. Рәсемнәремдә, кул эшләремдә татар бизәкләре дә чагылыш таба”, дип уртаклашты Алсу Закирова. Алсу да белемен дәвам итәргә уйлый. Ул Удмурт дәүләт университетының дизайн бүлеген сайлаган.

Рәсем сәнгате бүлеген тагын бер милләттәшебез Гөлнур Зинәтуллина да быел тәмамлый. Гөлнур да үзенең эшләрендә татар бизәкләре булуын билгеләде. Бу эшендә аңа татар клубында алган белеме ярдәм иткән. Гөлнур Глазов педагогика институтында читтән тотыр югары белем алырга ниятләп тора. Эш урыны да билгеле – Ижау шәһәренең 37-санлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләячәк.

Кичәдә уңышлы нәтиҗәләргә ирешүчеләр турында күп сүзләр яңгырады. Оста куллы кызлар музыка өлкәсендә дә югалып калмады. Алар берничә музыкаль әсәр дә тәкъдим итте.

Вәсилә Хәкимова
Вәсилә Хәкимова
Татар телен һәм әдәбиятын, татар халкы тарихын укучыларга җиткерүче укытучы Вәсилә Хәкимова киләчәктә дә клуб формасында гына эшләргә туры киләчәк дип уфтанды. Элек татар төркемнәренә тәрбиячеләр, башлангыч сыйныфларда татар теле укытучыларын әзерләү буенча аерым бүлек эшләсә, хәзер андый мөмкинлек юк. Укыту стандартларына ел саен үзгәрешләр кертелеп тора. Шуңа быел да педагогика көллиятенә элекке елларда гадәткә кергән татар аерым татар бүлекләренә укучылар тупланмаячак. “Әмма татар милләтеннән укучылар килер, аларны гомуми белем бирү белән беррәттән татар телендә дә өстәмә белем бирергә тырышырбыз. Көллияттә биш татар милләтеннән белгечләр эшли. Бергәләп татар балаларына төрле өлкәләрдән белем бирербез”, диде Вәсилә Хәкимова.

Көллият директорының ярдәмчесе Фәридә Мохтарова да татар гаиләләреннән укучылар белән клуб эшен дәвам итәчәкбез дип ышандырды.

Димәк, быел татар бүлеге ачылмаячак. Әмма татар тарихы, әдәбияты, мәдәнияте белән таныштыру дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG