Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мөселман зираты ябылуга каршы митинг үтте


Казанда мөселман зираты ябылуга каршы митинг үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:12 0:00

Казанда мөселман зиратын яклап митинг үтте

25 майда “Азатлык” татар яшьләре берлеге Казандагы мөселман зиратын яклап митинг уздырды.


Казанның Ирек мәйданында узган митингта “Бердәнбер мөселман зиратын ябуга юл куймыйбыз”, “Дини йолаларны дөрес итеп үтәргә конституцион хокукыбыз бар!”, “Альберт Салихов тукта! Син бары тик түрә генә! Аллаһы Тәгалә кануннарын үзгәртергә хокукың юк!”, “Салихов, син исламга каршы сугыш ачтыңмы?”, “Метшин, Салиховны эшеннән азат итүне таләп итәбез”, дигән шигарьләр күтәрелгән иде.

“Зират белән килеп чыккан хәлдә Казан түрәсе гаепле”

Митингны оештыручы “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, Казаннан 20 чакрым ераклыктагы мөселман зиратына ябылу яный, дип белдерде.

Казанның Ирек мәйданында үткән митингтан бер күренеш.
Казанның Ирек мәйданында үткән митингтан бер күренеш.
Аның сүзләренчә, моңа Казан шәһәр хакимияте түрәсе Альберт Салихов сәбәпче.

“Без бу митинг белән Альберт Салиховның вазыйфасыннан китүен таләп итәбез һәм “Әл Мәрҗани” тарихи архитектура комплексына хөкүмәт тарафыннан оештырылган басымны туктатуны сорыйбыз”, дип белдерде ул Азатлык радиосына.

Наил Нәбиуллин, “Мондый митинглар уздыруның файдасы бар. Чөнки хакимият бары тик урамга чыккан кешеләрнең сүзләрен генә тыңлый”, дип тә өстәде.

“Элек кануни булган зират хәзер канунсызга әйләнә алмый”

Казанның Ирек мәйданында үткән митингтан бер күренеш.
Казанның Ирек мәйданында үткән митингтан бер күренеш.
Митингта чыгыш ясаган журналист Искәндәр Сираҗи, бу зират җиренең кануни булуын, аның 10 еллар чамасы элек Татарстан президенты тарафыннан татар мөселман зиратын ачу өчен бүлеп бирелүен белдерде.

“Ул вакытта бу зират Питрәч районына карый иде, хәзер исә Казан шәһәре территориясенә керде. Элек канун буенча ачылган зират яңа территориягә кереп яисә шартлар үзгәргәнгә карап кына үзгәрми һәм канунсыз булып санала алмый”, дип белдерде Сираҗи.

“Хакимияткә ышаныч кими”

Митингта катнашкан казанлы Тәзкирә Нуриева, “Зиратны ябарга ярамый. Анда ярлысы да, бае да күмелә. Барыбызга да шунда барасы. Әмма хакимият безне ишетергә теләми. Ул Мәскәү сүзен генә бик тиз тыңлый. Хәзер хакимиятебезгә ышанып булмый”, дип белдерде.

Казанның Ирек мәйданында үткән митингтан бер күренеш.
Казанның Ирек мәйданында үткән митингтан бер күренеш.
Митинг ахырында мөселман зиратын яклап резолюция кабул ителде.

Анда Татарстан прокуратурасыннан һәм тикшерү комитетыннан Казан шәһәре башкарма комитеты түрәсе Альберт Салиховның эшчәнлеген тикшерү дә таләп ителде.
XS
SM
MD
LG