Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан IT-паркы милли бренд ярдәмендә кызыклы проектлар эзли


StartUp Sabantuy заманча проектлар көтә
StartUp Sabantuy заманча проектлар көтә

Ике ел рәттән Русиянең иң яхшы технопаркы итеп танылган Казан үзәге StartUp Sabantuy проектын башлаган. Оештыручылар бу проект кысаларында Русиянең төрле шәһәрләрендә булып өлгергән.


StartUp Sabantuy – Казан IT-паркы заманча проектлар табу нисбәтеннән башкарыла торган чара. Анда катнашу өчен аның сайтына кереп, шәхси проектыңны теркәргә кирәк. Гариза бирергә өлгермәгән резидентлар IT-парк килүенә презентация әзерләргә тиеш. Бүгенге көндә оештыручылар Ижау, Йошкар-Ола, Чабаксар, Түбән Новгород, Сарански, Самар шәһәрләрендә булырга өлгергән. Алда Сембер, Пенза, Киров, Пермь, Уфа, Оренбур, Сарытау көтә. Соңгы тукталыш 23-24 июньдә Казанда булачак. Сабантуйның соңгы этабында комиссия иң өметле проектларны сайлап алачак.

Жюри составында заманча технология өлкәсендә белгечләр, инвесторлар, инвестиция фонды вәкилләре һәм Runa Capital ширкәте җитәкчеләре дә бар. Нәкъ менә алар өметле проектларга бәя бирәчәк дип көтелә.

StartUp Sabantuy исемен алулары да юкка түгел. Чараны оештыручылар Сабантуйны Татарстанның милли бренды дип саный. Башка милләт вәкилләре дә Сабантуй рухы белән сугарылу мөмкинлеге алачак. Исемне сайлаганда Финляндиянең Aalto Venture Garage ширкәте мисал булган. Милли бренд аша өметле проектлар эзләүне финнар сауна белән бәйләгән. Озак уйламыйча алар StartUp Sauna проектын башлаган.

Сүз уңаеннан, жюри әгъзалары сайлаган проект авторлары 23-24 июньдә Казанга җыелачак. Нәкъ шул вакытта Казанда Сабантуй бәйрәме чаралары үтә. Килгән кунаклар Русиянең иң заманча IT-паркын гына түгел, ә татарларның милли бәйрәмен дә күрә алачак.

Aalto Venture Garage татарларның проекты белән кызыксынырга да өлгергән. StartUp Sabantuyда җиңгән проектлар Финляндия башкаласы Һельсинкида алты атналык интенсив курс үтү мөмкинлеге алачак. Анда үзен күрсәткәннәргә Калифорниядәге данлыклы Кремний үзәнлегендә эшләү бәхете тәтергә мөмкин.

Күптән түгел Казанның IT-паркы хезмәткәрләре бу үзәнлекне күреп кайткан иде. Алар Кауфман фонды оештырган мастер-класста катнашкан. IT-парк резидентлары үзләренең яңа проектлар белән таныштырган. Ике атналык курс дәвамында илле сәгатьлек мастер-класс бирелгән. Катнашучылар белән егермедән артык бизнес-тренер һәм инструктор эшләгән. Шулай ук казанлылар Стэнфорд университенда да булганнар. Төп чаралар кичке аш белән тәмамлаганган. Инвесторлар казаннарның өч проектына игътибар иткән.
XS
SM
MD
LG