Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Сербиягә $800 миллион күләмендә кредит бирергә әзерлек белдерде


Мәскәү – Русия президенты Владмир Путин бүген Мәскәүдә Сербия президенты Томислав Николич белән очрашты.

Путин Сербиягә 800 миллион доллар күләмендә кредит бирергә әзерлек белдерде. Бер миллиард долларлык кредитның беренче 200 миллионы элегрәк бирелгән иде.

Путин “Сербияне Русиянең Балкандагы мөһим партнеры, сербларны – рухи туганнар” дип атады.

Сербиянең элекке үтә милләтчесе Николич узган атна президент сайлауда җиңү яулады. Ул Сербияне Европа берлегенә кертү юлыннан алып барырга вәгъдә итә, берүк вакытта Русия белән тыгыз бәйләнешләр булдырырга чакыра.

Президент булып сайлангач беренче рәсми сәфәре белән Николич Мәскәүгә килде һәм бүген “Бердәм Русия” корылтаенда хөрмәтле кунак буларак катнашты.
XS
SM
MD
LG