Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евровидение бәйгесе протест чаралары сурәтендә үтә


Баку – Бүген Азәрбайҗан башкаласында Евровидение музыка бәйгесенең финалы үтә.

Анда 26 иллнең вәкиле катнаша. Русияне Удмуртиянең Малопургин районы Буран авылыннан килгән “Буран әбиләре” фольклор төркеме вәкиллек итә.

Тамашаны бар дөньяда 100 миллион чамасы кеше карар дип көтелә. Тамаша Казан вакыты белән кичке 11дә башлана.

Евровидение бәйгесе җирле активистларның протест чаралары сурәтендә үтә. Алар Азәрбайҗанда кеше хокукларының тупас бозылуы турында хәбәр итә.

Җомга көнне Бакуда хөкүмәткә каршы чарада катнашкан дистәләрчә кеше тоткарланды.
XS
SM
MD
LG