Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ялкын"да ялкынлы яшьләр эшли"


"Ялкын" журналы тышлыгы
"Ялкын" журналы тышлыгы

Татар газет-журналлары арасында яшьләргә иң якыны дип “Ялкын” журналы санала. Соңгы елларда ул заманча кыяфәт алды, хезмәткәрләрнең күбесе – яшьләр.


Тугызынчы дистәгә якынлашучы, тик гел яшь булып калучы “Ялкын” редакциясендә кунакта булып яшьләр журналы хезмәткәрләре Линар Закиров һәм Альбина Бәшәрова белән әңгәмә кордык.

“Ялкын”ның исеме җисеменә туры киләме?

Линар Закиров. Әйе, әлбәттә. Һәрвакыт эш кайный, бөтен кешенең дәрте ташып тора. Үземнең дә күңелдә һәрвакыт ялкын яна. Журналда бүлек редакторы булып эшлим. Безнең өч бүлек бар – “Дөнья”, “Мин һәм дөнья”, “Мин”. Күптән түгел “Мин һәм дөнья” сәхифәсен җитәкли башладым. Аның элеккеге хуҗасы Альбина, моңа кадәр “Мин” дигән сәхифәне алып бара идем. “Мин һәм дөнья” миңа якынрак, ни өчен икәнен әйтә дә алмыйм. Анда йолдызлар белән интервьюлар чыга, төрле-төрле сәяхәтләр. Кыскасы, анда һәрвакыт динамика, хәрәкәт.

Линар Закиров
Линар Закиров
Альбина Бәшәрова. Мин күптән түгел җаваплы сәркатип вазифасына күчтем. Шуңа күрә хәзер барлык бүлекләр дә минем канат астында, һәрберсе өчен янып-көеп яшим. Линар әйткәнчә, бездә янып-көеп яшәүчеләр генә эшли.

Ничә хезмәткәр эшли сездә?

Альбина Бәшәрова. Барлыгы 11 кеше. Бездә аерым-аерым эш бүлү юк, һәрберебез идеяләрне, күргән-белгәннәрне кертергә тырышабыз. Башка журналлардан шунысы белән дә аерылабыздыр, редактор без әйткән тәкъдимнәрне күтәреп ала, эшләгез дип кенә тора. Шуңа да “Ялкын”да эшләргә җиңел.

Димәк, сез баш мөхәррир Йолдыз Миңнуллина белән бер дулкында?

Альбина Бәшәрова. Әйе, без әлеге мөгамәләне журнал битләренә төшерергә тырышабыз. Укучыларыбызга да безнең белән күңелле, рәхәт булсын дип. Без алар белән бер телдә сөйләшергә тиеш.

Альбина Бәшәрова
Альбина Бәшәрова
Линар Закиров. Үпкәләштән булмасын, күптән түгел “Татмедиа” агентлыгында балалар һәм яшьләр матбугаты мөхәррирләре очрашты. Карыйсың, барлык яшьләргә юнәлгән газет-журналларның җитәкчеләре чал кунган, олы яшьтәге абзый-апалар. Ә “Ялкын”да барысы да яшьләр. Безнең колективтагы яшьлек массасы матбугат битләрендә дә чагыла. Быел Якутиядән ике апа килде, “Ялкын”да җыелыш көне иде. Журналда эшләүче яшьләрне күреп, аларның күзләре шар булды. Чыннан иң төп казанышыбыз – ул яшьләрдән тупланган коллектив.

Альбина Бәшәрова. Линарның фикерен бераз төзәтәсем килә, һәрбер яшь коллективта тәҗрибә туплаган өлкән кеше булырга тиеш. Бездә ул – Фәйрүзә апа Мөслимова, күп еллар “Ялкын” журналында эшләгән. Кайвакыт без әйткән идеяләр форматка туры килеп тә бетми, ул безне дөресләп җибәрә, кысалардан чыкмаска булыша. Андый кешеләр дә коллективка кирәк, чөнки гел яшьлек белән генә ерак китеп булмый.

“Ялкын”га бүген ни җитми?

Альбина Бәшәрова. Реклам җитми. Чөнки күп яшьләр аның яңа кыяфәттә чыгуын белми дә, әти-әниләре укыган журнал күз алларына килә. Күрсәткәч, күзләре уйный башлый, ябырылып алалар.


"Ялкын" журналының мөхәррире Йолдыз Миңнуллина
XS
SM
MD
LG