Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутатлар Сәфәровны Татарстан вице-премьеры итеп раслады


Татарстан дәүләт шурасы депутатлары элекке эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны Татарстан премьер-министры урынбасары итеп раслады. Аңа каршы коммунистлар гына тавыш бирде.

«Яблоко» фиркасенең Татарстан бүлеге Дәүләт шурасындагы фракцияләр һәм аның рәисе Фәрид Мөхәммәтшинга «Дальний» полиция бүлегендә булган җәнҗалдан соң министр урыныннан киткән Сәфәровның вице-премьер булуына каршы тавыш бирүне сорап мөрәҗәгать иткән иде.

“Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлеге һәм Казан ватандашлар берлеге Сәфәровның республика вице-премьеры итеп билгеләнүенә каршы имза җыюны оештырды.

Казандагы "Дальний" полиция бүлегенә ябылган 52 яшьлек Сергей Назаровның үлеменнән соң Казан хокук яклау үзәге һәм "Агора" төбәкара хокук яклау оешмасы матбугат чаралары аша Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны эштән алуны таләп итеп Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать иткән иде.
XS
SM
MD
LG