Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Олимпия комитеты генераль секретаре Геращенко урыныннан китте


Украинаның Олимпия комитеты генераль секретаре Владимир Геращенко быел Лондонда үтәчәк Олимпия уеннарына билетларны бәясен арттырып сатуда гаепләү сүрәтендә вазифасыннан китте.

25 майда комитетның юридик комиссиясе утырышында комитетның башкарма комитетында бу вазгыятьне тикшерергә кушылды. Шул ук көнне башкарма комитеты президенты Сергей Бубка җитәкчелегендә аның ашыгыч утырышы узды. Утырышта юристлардан торган аерым комиссия төзелде. Шуннан соң Геращенко урыннан китүен һәм эшне тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итәргә риза булуын белдерде.

Британиянең Би-Би-Си ширкәте үз тикшерүләренә нигезләнеп, Геращенконың Лондонга җәйге Олимпия уеннарына берничә мең фунт күләмендә билетлар сатып йөрүен белдерде. Британиядә билетларны “кара базарда” сату җинаять санала. Геращенко үзе гаепләүне кире какты.
XS
SM
MD
LG