Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия хөкүмәтенә басым арта


БМО күзәтүчесе үлгәннәрне рәсемгә төшерә. Алар арасында 49 бала һәм 34 хатын-кыз бар.
БМО күзәтүчесе үлгәннәрне рәсемгә төшерә. Алар арасында 49 бала һәм 34 хатын-кыз бар.

Һулада күп санда балалар һәм хатын-кызлар үлеменнән соң Британия һәм Русия гаскәрләрне шәһәрләрдән чыгару өчен Сүриягә басымны артыра.


Британия һәм Русия тышкы эшләр министрлары Уильям Һейг белән Сергей Лавров дүшәмбе көнне Мәскәүдә булган очрашу вакытында Сүрия хөкүмәтенә басымны көчәйтү кирәклеге турында килеште.

Җомга көнне Сүриянең Һомс шәһәренә якын Һула авылында 108 кешенең үтерелүеннән соң гаскәрләрне тыныч халык яшәгән шәһәр-авыллардан чыгару таләбе көчәйде. Һулада үлгәннәрнең күбесе хатын-кызлар һәм балалар иде.

"Сүрия кризисында иң мөһиме БМО һәм Гарәп лигасының махсус вәкиле Кофи Аннанның тынычлык планын гамәлгә ашыру, – диде Лавров. – Планга күрә, хөкүмәт 10 апрельгә кадәр халык яшәгән шәһәр һәм авыллардан гаскәрләрне чыгарырга тиеш иде."

Лавров Британиянең Башар Әсадның Сүрия президенты урыныннан китү таләпләренә кушылмавын, белдерде.

“Безнең өчен Сүриядә хакимияттә кем булуы, анда нинди режим булуы мөһим түгел. Безнең өчен иң мөһиме – көч куллануны туктату, кешеләрне үлемнән саклап калу, беренче чиратта тыныч халыкны. Һәм икенчедән, сүриялеләргә диалог корырга ярдәм итү, үз илләренең язмышын алар үзләре хәл итәргә тиеш”, диде Лавров.

Министр сүзләренә караганда, Һула авылындагы бәрелешләр өчен Сүрия низагында катнашкан ике тараф та гаепле.

Һөҗүмдә һәлак булганнарның барысын да бергә җирләделәр
Һөҗүмдә һәлак булганнарның барысын да бергә җирләделәр


Британия министры Һейг Британия Әсадның китүен “таләп итә”, әмма бүгенге көндә Кофи Аннанның солых планын тормышка ашыру – беренче максат, диде.

“Низагка чишелеш табу аның китүеннән тора. Әмма Кофи Аннан планы хәзер иң мөһиме. Аның алты маддәдән торган планын тормышка ашыруның төрле юллары бар. Бу үзенә күрә бер сәяси процесс”, диде Һейг.

Бүген Димәшккә Аннан үзе килде. Сишәмбе көнне аның президент Әсад белән очрашуы көтелә.

Якшәмбе көнне БМО күзәтүчеләре, Һулада Сүрия хөкүмәте көчләренең артиллерия һөҗүмендә 49 бала һәм 34 хатын-кыз һәлак булды, дип хәбәр итте.

Сүриянең БМОданы вәкиле Башар Җәгъфари, бу гаепләүләрне “Димәшккә каршы ялган тулы цунами ташкыны” дип атады һәм һөҗүмне “террорчылар” оештырды, диде.

Сүрия тышкы эшләр министрлыгының матбугат вәкиле, хәрби комиссия тикшерү башлады, дип белдерде.

Human Rights Watch оешмасы бу комиссиянең эшен шик астына алып БМО белгечләрен Һула һөҗүмен тикшерергә чакырды.
XS
SM
MD
LG