Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бәкер” шифаханәсен күбрәк татарлар үз итә


“Бәкер” шифаханәсен күбрәк татарлар үз итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:41 0:00

“Бәкер” шифаханәсен күбрәк татарлар үз итә

Татарстанның Лениногорски районындагы “Бәкер” шифаханәсендә быел язын буш урыннар булмаган. Шифаханәгә Русиянең төрле төбәкләреннән килүчеләрнең күбесе татарлар икән. 2013 елда “Бәкер” 80 еллык юбилеен үткәрергә әзерләнә.


Лениногорски районындагы “Бәкер” шифаханәсендә буш урыннар юклыгын без үзебез күреп кайттык. Төн кунып китәрбез дип килгән идек, тик "бер генә дә буш бүлмә юк шул", диде баш табиб Фаяз Ибраһимов.

“Бәкер”дә бер үк вакытта биш йөзләп кеше дәвалана. Шифаханәгә ихтыяҗ арту сәбәпле йөз урынлы “Карлыгач” корпусы төзи башлаганнар. 1933 елда ачылган шифаханәгә алты-җиде тапкыр килүчеләр бар һәм күбесе татарлар. “Бәкер”дәге тору биналары да татарча кош исемнәре йөртә. Без шунда яшәп дәваланган кунаклардан шифаханә хакындагы фикерләре белән кызыксындык.

– Мин Арчадан, алтынчы тапкыр килдем. Миңа дәвалану бик ошый.

Шифаханә үзгәрдеме соң?

"Бәкер" шифаханәсе
"Бәкер" шифаханәсе
– Матурайды, без элек килгәндә урамнан йөри идек. Хәзер корпустан-корпуска ябык юллар аша йөрибез. Бик әйбәт, бик күңелле. “Бәкер”нең ләме тарта инде безне”, диде Шәргыя ханым.

– Бәкердә бик әйбәт, бик күңелле. Дәвалану бик яхшы. Без бик канәгать. Иптәшем белән килдек, рәхәтләнеп ял итәбез. Көн саен, концертка, биюгә йөрибез. Арып-талып, тәмле ризыклар ашап кайтып ятып йоклыйбыз, ди Казаннан Халидә Рәхимова.

– Бик әйбәт, бик ошый. Яңа ел бәйрәме вакытында балаларым ял итеп кайткан иде. Алар бик ошатып кайттылар һәм миңа да юллама алып бирделәр.

Хезмәт күрсәтүче эшчеләр нинди телдә сөйләшә?

– Күбесе татарча белә, гел үз телебездә аралашабыз, бик җиңел, диде Балтачтан Резедә Гарипова.

– Русиядәге күп шифаханәләрне күрдем. Тик “Бәкер”дән дә яхшы дәвалаучы булмады. Җиденче тапкыр киләм, бик ошый. Ашау, дәвалану, хезмәт күрсәтү - барысы да югары дәрәҗәдә. Мондый матур, табигый урынны бер җирдә күргән юк, кайдадыр ләм, кайдадыр башкасы. Ә “Бәкер”дә барысы бергә җиргә тупланган, ди Киров өлкәсеннән килгән Миңсылу Заһидуллина.

"Бәкер" шифаханәсе
"Бәкер" шифаханәсе
Дәва, шифа алучылар баш табибның шифаханәгә керткән өлешен дә югары бәяли. Ул кешеләрнең сәламәтлекләрен кайгыртудан тыш, рухи якны да онытмый. Татар җырчылары, фольклор ансамбльләре белән элемтәдә тору нәтиҗәсендә шифаханәдә милли мәдәни чаралар узган.

“Лениногорски шәһәренә бу кадәр артистларның килгәне юк иде. Монда һәр көнне йә Казаннан, йә Чаллыдан килеп кенә тора. Күптән түгел Самара өлкәсеннән “Ялкынлы яшьлек” татар ансамбле килде. Шулкадәр матур вә милли концерт куйдылар. Ахырдан аңладык, Фаяз Ибраһимов әлеге ансамбльнең җитәкчесе белән элемтәдә торган икән. Бу тамаша бушлай оештырылуы белән дә истә калды, калган артистларның концертлары түләүле була иде”, диде Лениногорскиның район идарәсендә эшләп пенсиягә чыккан Нәҗип Галимов.

Фаяз Ибраһимов
Фаяз Ибраһимов
Әлеге шифаханә 2013 елда Казанда Универсиада үткәндә 80 еллык юбилеен уздырырга җыена. Фаяз Ибраһимов белдергәнчә, ул 1994 елның 14 маеннан баш табиб вазифасына керешүгә “Бәкер”гә яңалык кертә башлаган. Шифаханәнең эчен дә, тышын да дәваланучыларның күңеленә хуш килерлек итеп үзгәртергә тырышкан. 2003–2010 елларда “Бәкер” 20ләп халыкара һәм Русия күләмендәге конкурсларда көмеш, алтын медальләргә лаек булган.

“Бездә ел саен 14 меңгә якын кеше сәламәтлеген ныгыта. Алар республикабыздан гына түгел, Русиянең төрле төбәкләреннән килә. Бүген шифаханәдә 450 кеше дәвалана, ял итә.

Шифаханәдә күбрәк артроз, артрит, полиартрит, остеохондроздан дәваланалар. Шул ук вакытта ашказаны, эчәк авырулары белән килгән кешеләр дә бар. Дәвалауда табигый мөмкинлекләрне кулланабыз: ләм, сероводородлы, минераль су. “Бәкер”гә килүчеләр бер генә ел түгел, берничә ел рәттән килеп сәламәтлекләрен ныгыталар.

Сездә ничә кеше хезмәт күрсәтә?

"Бәкер" шифаханәсе
"Бәкер" шифаханәсе
– 450 ял итүчегә 400 кеше хезмәт күрсәтә: табиблар, шәфкать туташлары, пешекчеләр һәм башка хезмәт күрсәтүче эшчеләр. Бүген өстәмә тору корпусы төзелә. Дәваланучылар “Тургай”, “Сандугач”, “Аккош” дигән биналарда яшиләр, дүртенчесе – “Карлыгач” исемен йөртәчәк. Йөзләп кешегә өстәмә эш урыны булырга тиеш.

Шифаханәнең мәйданы күпме, анда ниләр урнашкан?

– 80 гектар җирне алып тора. Анда бассейны булган ике дәвалау корпусы, өч тору бинасы, дүртенчесе төзелә, парк, күл, кечерәк зоопарк, “Мәхәббәт тавы” урнашкан. 150 урынлы яңа ресторан төзиячәкбез.

Шифаханә бәяләре кыйммәтме?

– Интернеттан карап торам, башка шифаханәләр белән чагыштырганда бездә бәяләр берничә мең сумга арзан. Башкортстанда бер тәүлек шифаханәдә булу ике кешегә 2600гә төшә, бездә 2100 сум. “Бәкер”гә килергә теләүчеләр үзенең тору урынындагы терапевттан шифаханәгә барырга дип махсус кәгазь ала, диде “Бәкер” шифаханәсенең баш табибы Фаяз Ибраһимов.

Аның милли җанлы Арча егете булуы сизелде, тормыш иптәше Фирдәлия Ибраһимова да гомер буе татар теле укыткан. Соңгы елларда “Бәкер” Фаяз Ибраһимов ярдәмендә татарларны бер урынга җыючы, дуслаштыручы, кавыштыручы шифаханәгә әверелгән.
XS
SM
MD
LG