Accessibility links

Кайнар хәбәр

Холманскихның телевизор аша федераль бүлгегә сикерүе


Владимир Путин Игорь Холманскихны яңа вазифага билгели
Владимир Путин Игорь Холманскихны яңа вазифага билгели

УралВагонЗавод хезмәткәре Холманскихның Урал федераль бүлгесендә президент вәкиле итеп билгеләнүе көлкеме, үрнәкме?

Свердлау өлкәсендә май аенда гына популярлашып киткән яңа бер мәзәк “Русия президенты Владимир Путин белән Рим императоры Калигула арасында бик күп уртаклыклар бар” дип башлана.

Калигула үзенең яраткан аты Инцитатусны сенатор итеп билгеләсә, Путин УралВагонЗавод танклар ясау ширкәте хезмәткәре Игорь Холманскихны Урал федераль бүлгесенә президент вәкиле итеп билгеләде. Киләсе югары вазифага чиратта инде Путинның Кони исемле эте тора дип шаярталар.

Бу айда Путинның 42 яшьлек Холманскихны мөһим икътисади төбәккә Кремль вәкиле итеп билгеләве (бу билгеләнү белән Холманских Русия иминлек шурасы әгъзасына да әверелде) күпләрдә көлке хисләре һәм аптырау уятты.

Екатеринбурдагы сәяси аналитик Константин Киселев, Холманскихны хәтта төбәктә дә беркем диярлек белми, ди.

Өстән караганда, Холманскихны бу вазифага билгеләү март аендагы президент сайлауда Путинның таянычы булган эшче сыйныфны хөрмәтләү буларак күренергә мөмкин. Шәһәрләрдәге һөнәрчеләр һәм зыялылар күпләп Путинга ризасызлык белдереп урамнарга чыга башлаганда, сайлау алдыннан Путин үзенең гади эшче халык кешесе образы белән эшче сыйныфка мөрәҗәгать итте.

Түбән Тагилдагы УралВагонЗаводның югары хезмәткәре Холманских та Путинны халык вәкиле итеп күрсәтүгә үз өлешен кертте. Декабрь аенда дума сайлавындагы канун бозуларга ризасызлык дулкыны күтәрелгәч, Путинның телевидение аша халык белән аралашу тапшыруында Холманских, әгәр полиция аларны бастыра алмаса, без мужиклар белән урамга чыгып тотрыклылыкны саклап кала алабыз, дип белдерде. Моңарчы беркем диярлек белмәгән Холманских шушы белдерүе белән бар илгә танылды.

Save

Аналитиклар, Путин Холманскихны бу вазифага билгеләве белән тугрылыкны һәммә нәрсәдән өстен куюын күрсәтә, ди.

Екатеринбурдагы икенче бер сәяси аналитик Сергей Мошкин: “Путин һәркемгә, сәяси элитага, бизнес элитага, үзенең тирәлегенә бернинди кагыйдәләр, нормалар белән исәпләшергә теләмәвен, үзе өчен бернинди сәяси традицияләр булмавын, моннан ары хаклыкның бердәнбер үлчәве, бердәнбер карарлар кабул итү үзәге бары тик үзе генә булуын, үзенә һәммә нәрсә рөхсәт ителүен һәм бу турыда сүз дә булмаска тиешлеген күрсәтә”, ди.

Игорь Холманских
Игорь Холманских
Холманских 1969 елда Түбән Тагилда эшче гаиләсендә туа. 1980 еллар ахырында гаскәрдә танк йөртергә өйрәтүче булып эшли. 1994 елда УралВагонЗаводта чылбырлы һәм көпчәкле хәрби машиналар белгече буларак механик дәрәҗәсендә эшли башлый. Шулай итеп, Холманских ата-анасы утыз елдан артык эшләгән ширкәттә акрынлап югарырак вазифаларга үрмәли башлый. Җыю бүлеге башлыгы урынбасары булып алты ел эшләгәннән соң узган елның августында аны шул бүлек башлыгы итеп билгелиләр.

Путинның телевизион тапшыруындагы мәшһүр чыгышыннан соң Холманских тәмам сәясәткә кереп китеп төбәктә Путин яклы митинглар оештыру эшенә чума.
Аның әлеге тугрылыгы 18 майда югары бүләкләнде һәм Холманскихның Урал федераль бүлгесенә президент вәкиле итеп билгеләнүе ул көннең төп хәбәре булды.

Шуннан соң дәүләт карамагындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары Холманскихны үтереп мактау эшенә кереште. Аны үрнәк ата итеп тә, ару-талу белмәс спортчы итеп тә, шашка уены остасы итеп тә күрсәтәләр.

Холманскихның мондый зур тизлек белән күтәрелүен һәм Кремльнең яхшы оештырылган сәяси тамашалар остасы буларак танылуын исәпкә алып, табигый ки, күпләр аның бу вазифага билгеләнүен алдан оештырылган театр буларак кабул итә.

Леонид Волков
Леонид Волков
Свердлау өлкәсендәге оппозиция вәкиле Леонид Волков, Холманскихның узган август аенда Кремль Бөтенрусия халык фронтын оештыра башлаганда һәм телевидениедәге мәшһүр чыгышына берничә ай калганда бүлек башлыгы итеп билгеләнүе шик уята, ди. Аның фикеренчә, бөтен нәрсә алдан уйлап оештырылган тамаша булырга охшый.

Мошкин кебек башка күзәтүчеләр исә моның алдан оештырылган булу мөмкинлеген кире кага һәм Кремль Холманскихның файдалы булу мөмкинлеген күреп, бары тик аны кулланып калырга гына уйлаган дигән фикердә.
XS
SM
MD
LG