Accessibility links

Кайнар хәбәр

Македониядә татар гаскәрләренә һәйкәл куелырмы?

Илһами Әмин
Илһами Әмин

Македония башкаласы Скопьеда атлы татар гаскәрләренең уртак каберлеге урынында һичьюгы бер һәйкәл куерга тәкъдим ителә.


Заманында дөньяны тетрәткән атлы татар гаскәрләре кайда гына сугышмаган. Берничә ел элек Македония башкаласы Скопьеда атлы татар гаскәрләренең уртак каберлеге табылуы монда да татарларның каны түгелгәнлеген раслый. Бу зират һәм каберлекләр XVII гасырда барлыкка килгән. Моны Азатлык радиосына Илһами Әмин әфәнде сөйләде. Ун ел дәвамында элекке Югославия президенты Броз Титоның тәржемәчесе булган Илһами әфәнде Титоны үлемнән татар кешесе коткарганы хакында Азатлык радиосына инде сөйләгән иде.

Бу юлы ул атлы татар гаскәрләренең Скопьеда табылган уртак зираты хакында сөйләп, бу гаскәрләр Кырым ханының гаскәрләре булган, диде. Скопьеда соңгы елларда үткәрелгән археологик казынулар нәтиҗәсендә гаскәрләрнең татар булганы ачыклана. Моны чыгышы белән әрмән милләтеннән булган Македония галиме, заманында Македониянең Япониядәге фәхри консулы булган Коста Балабанов та раслый, ди Илһами әфәнде.

Бу сугышлар 1686 елда була. Госманлы Императорлыгының гаскәрләре Венадан чигенгәндә, Австрия-Маҗарстан көчләре Сербия, Косово аркылы узып Скопьены алалар. Ләкин Кырым ханы житәкчелегендәге татар асыллы гаскәрләр Кырымнан чыгып хәзерге Романиа, Болгарстан җирләреннән узып госманлы Македониядән дошманнарны куып чыгаралар, госманлы җирләрен азат итәләр. Австрия-Маҗарстан гаскәрләре генералы чигенергә мәҗбүр була, ләкин анда булган барлык мәчетләрне, төрек авылларын яндырып китә.

Шул сугышларда һәлак булган татар хәрбиләре калада җирләнә. Монда 2009-2010 елларда археологик казынулар алып барылганда каберләрдә татар хәрбиләре җирләнгәне ачыклана. Ләкин бу урын нигәдер АКШ илчелегенә бүләк ителә һәм анда илчелек биналары төзелә.

Македониядә эшләүче Ислам берлеге дә, Төркия илчелеге дә, Македония үзе дә бу мәсьәләгә игътибарсыз кала, ди Илһами әфәнде. Югыйсә, бу кала янында Беренче дөнья сугышында һәлак булган француз хәрбиләренең уртак зираты бар. Аны Франция үзе яклады һәм карап та тора. Әйе, татар гаскәрләренең зираты инде юк, ләкин, һич булмаганда, бу гаскәрләр хатирәсе итеп бер һәйкәл куелырга тиеш, ди Илһами әфәнде.

Илһами Әмин Кырымнан һәм Татарстаннан татар галимнәренә килеп, бу мәсьәләне гыйльми яктан өйрәнеп нәтижә ясарга тәкъдим итә. “Мин аларга кем белен очрашырга кирәклеген күрсәтергә, җирле галимнәр белән очрашырга ярдәм итәргә әзермен. Бу нәтиҗәләргә таянып галимнәр Төркия Мәҗлесенә хат язып, Скопьеда татар гаскәрләренә бер һәйкәл куелуын тәкъдим итәр идем”, ди Әмин.

Шулай итеп, Госманлы императорлыгын яклап бу җирләрдә һәлак булган татар гаскәрләренең зираты юк, аларның хатирәсенә Скопьеда һәйкәл куелу-куелмаячагы да билгесез.

Польшада атлы татар гаскәрләренә хөрмәт йөзеннән мондый һәйкәл 2010 елда Гданьски шәһәрәндә Польша ягыннан куелган иде. Бу тантаналарда бабасы ягыннан тамырлары белән Кырымның Керчь шәһәреннән булган Польша президенты Бронислав Коморовсий да, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та, Кырымтатар Милли Мәжлесе рәисе Мостафа Жәмилев тә катнашкан иде.

Польшада татар гаскәренә һәйкәл ачылды

Сулдан уңга: Томаш Мишкевич, Ринат Закиров, Бронислав Комаровски, Мостафа Жәмилев, Ядвига Комаровска
1/10 Сулдан уңга: Томаш Мишкевич, Ринат Закиров, Бронислав Комаровски, Мостафа Жәмилев, Ядвига Комаровска
25 ноябрь көнне Польшаның Гданьски шәһәрендә атлы татар гаскәре хөрмәтенә «Речь Посполитая татары» дип аталган һәйкәл ачылган иде. Һәйкәлгә шул ук көнне һөҗүм булган.
Флагштокларда Польша, Гданьски, Татарстан һәм кырымтатарларның милли байраклары җилферди
2/10 Флагштокларда Польша, Гданьски, Татарстан һәм кырымтатарларның милли байраклары җилферди
25 ноябрь көнне Польшаның Гданьски шәһәрендә атлы татар гаскәре хөрмәтенә «Речь Посполитая татары» дип аталган һәйкәл ачылган иде. Һәйкәлгә шул ук көнне һөҗүм булган.
Польша президенты Бронислав Комаровски чыгыш ясый
3/10 Польша президенты Бронислав Комаровски чыгыш ясый
25 ноябрь көнне Польшаның Гданьски шәһәрендә атлы татар гаскәре хөрмәтенә «Речь Посполитая татары» дип аталган һәйкәл ачылган иде. Һәйкәлгә шул ук көнне һөҗүм булган.
Польша гаскәренең хәрби оркестры
4/10 Польша гаскәренең хәрби оркестры
25 ноябрь көнне Польшаның Гданьски шәһәрендә атлы татар гаскәре хөрмәтенә «Речь Посполитая татары» дип аталган һәйкәл ачылган иде. Һәйкәлгә шул ук көнне һөҗүм булган.
Польша мөселманнары мөфтие Томаш Мишкевич дога укый
5/10 Польша мөселманнары мөфтие Томаш Мишкевич дога укый
25 ноябрь көнне Польшаның Гданьски шәһәрендә атлы татар гаскәре хөрмәтенә «Речь Посполитая татары» дип аталган һәйкәл ачылган иде. Һәйкәлгә шул ук көнне һөҗүм булган.
Польша гаскәренең хәрби оркестры
6/10 Польша гаскәренең хәрби оркестры
25 ноябрь көнне Польшаның Гданьски шәһәрендә атлы татар гаскәре хөрмәтенә «Речь Посполитая татары» дип аталган һәйкәл ачылган иде. Һәйкәлгә шул ук көнне һөҗүм булган.
Бронислав Комаровски әнисе Ядвига ханым белән һәйкәлгә чәчәкләр сала
7/10 Бронислав Комаровски әнисе Ядвига ханым белән һәйкәлгә чәчәкләр сала
25 ноябрь көнне Польшаның Гданьски шәһәрендә атлы татар гаскәре хөрмәтенә «Речь Посполитая татары» дип аталган һәйкәл ачылган иде. Һәйкәлгә шул ук көнне һөҗүм булган.
Мостафа Жәмилев һәм Польшаның элеккеге президенты Лех Валенса (у)
8/10 Мостафа Жәмилев һәм Польшаның элеккеге президенты Лех Валенса (у)
25 ноябрь көнне Польшаның Гданьски шәһәрендә атлы татар гаскәре хөрмәтенә «Речь Посполитая татары» дип аталган һәйкәл ачылган иде. Һәйкәлгә шул ук көнне һөҗүм булган.
Польша татарлары мәдәният үзәге рәисе Ежи Шахуневич (с) һәм Мостафа Жәмилев, арткы планда Рифат Чубаров
9/10 Польша татарлары мәдәният үзәге рәисе Ежи Шахуневич (с) һәм Мостафа Жәмилев, арткы планда Рифат Чубаров
25 ноябрь көнне Польшаның Гданьски шәһәрендә атлы татар гаскәре хөрмәтенә «Речь Посполитая татары» дип аталган һәйкәл ачылган иде. Һәйкәлгә шул ук көнне һөҗүм булган.
Кырымтатар мәҗлесе делегациясе Лех Валенса белән
10/10 Кырымтатар мәҗлесе делегациясе Лех Валенса белән
25 ноябрь көнне Польшаның Гданьски шәһәрендә атлы татар гаскәре хөрмәтенә «Речь Посполитая татары» дип аталган һәйкәл ачылган иде. Һәйкәлгә шул ук көнне һөҗүм булган.
Previous slide
Next slide
This item is part of
XS
SM
MD
LG