Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе «Миллионнар маршы»нда тәртип бозган тагын ике кешене тикшерә


Мәскәүнең Басман мәхкәмәсенә 6 майда “Миллионнар маршын”да катнашып тәртип бозуда гаепләнгән тагын ике кешене сак астына алу турында мөрәҗәгать килгән.

Эшсез Андрей Барабанов һәм Мәскәү төбәгендә берничә ширкәте булган һәм элегрәк хөкем ителгән Максим Лузянин 28 майда тоткарланган. Алар 6 майда Сазлык мәйданында тәртип бозуда катнашуда һәм полициягә карата көч куллануда шикләнелә. Тикшерү фикеренчә, алар оппозиция чарасында полиция вәкилләрен кыйнаган һәм буа торган чаралар кулланган.

Алдагы көнне “Миллионнар маршы”нда катнашкан 18 яшьлек Александра Духанина 6 июльгә кадәр өй сагына хөкем ителде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG