Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда «Ынтымак» кыргыз мәдәни-сәүдә үзәге төзеләчәк


Казанда “Ынтымак” (“Татулык”) кыргыз мәдәни-сәүдә үзәге төзеләчәк. Бу хакта Бишкәктәге “Туган тел” татар-башкорт үзәге җитәкчесе Рафаил Кадырмәтов белдерде.

Аның сүзләренчә, быел Татарстан президенты үзәк төзелеше өчен Казанда 50 сутый җир бүлеп биргән. Хәзерге вакытта бинаның проекты эшләнә.

Татарстанда 400 меңгә якын Кыргызстан ватандашы яши. Аларның кайберләре үзәк төзелешенә ярдәм итәчәк.
XS
SM
MD
LG