Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Рудольф Нуриев фестивале бара


Рудольф Нуриев Киров исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә, 1 декабрь 1989
Рудольф Нуриев Киров исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә, 1 декабрь 1989

Уфада татар халкының атаклы улы, күренекле балет биючесе Рудольф Нуриев исемендәге халыкара фестиваль башланды.


Быел Башкортстанда әлеге абруйлы сәнгать бәйрәме унсигезенче тапкыр үткәрелә. Анда Башкортстан сәнгатькәрләреннән тыш, Русия, Украина, Австрия, Германия балет биючеләре дә үз осталыгын күрсәтә.

Фестиваль тантаналы төстә ачылды. Ачылыш көнендә бик күңелле, истәлекле вакыйга да булды: Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының музеена Рудольф Нуриевның француз сынчысы Пьер Турен эшләгән сынын тапшырдылар. Әлеге сынны Башкортстан эшкуарлары Париждагы бер кибеттән сатып алган.

Аның тарихы да бик кызыклы. Париждагы антиквар кибете хуҗасы шушы сынның сатылуга куелуы хакында якын дусты Владимир Спиваковка хәбәр итә. Ә инде Спиваков Нуриевның талантына мөкиббән киткән шәхес буларак, бу сынның ничек тә туган якларына кайтарылуын тели. Хәбәр Уфа эшкуарларына да килеп җитә һәм алар бу кадерле сынны сатып алып кайта. Шулай итеп, быелгы фестивальнең башлануына үзе бер бизәк булды аны театрның музеена бүләк итү.

Рудольф Нуриев фестивале програмын Адольф Аданның “Корсар”, Петр Чайковскийның “Аккош күле” әсәрләре башлады. Алда шулай ук “Раймонда”, “Ромео һәм Джульетта” , “Жизель” балетлары да күрсәтелә. Тамашаларда төрле халыкара бәйгеләрдә уңыш казанган балет биючеләрен күрү мөмкинлеге була.

Балет бәйрәме кысаларында төрле чаралар оештыру да каралган. Журналистлар өчен матбугат очрашуы, сәнгать белгечләренең һәм артистларның “түгәрәк өстәл” сөйләшүе дә үткәрелә. Анда төрле илләрдән килгән кунаклар да катнашачак.

Фестиваль спектакльләренең хөрмәтле кунаклары сыйфатында Рудольф Нуриевның туганнары да чакырыла. Балет бәйрәме 7 июнь көнне гала-концерт белән тәмамлана.
XS
SM
MD
LG