Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Сабантуйлар дәвам итә


Башкортстанның Дүсән авылында Сабантуе, 2010 ел
Башкортстанның Дүсән авылында Сабантуе, 2010 ел

Башкортстанда май азагында ук башланган быелгы Сабантуйлар тагын утыз районда оештырыла. Сабантуйлар Кушнаренко, Бүздәк, Чакмагыш, Шаран, Бакалы, Борай, Балтач, Яңавыл кебек күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән районнарда да бу атна азагында уза.


Милли бәйрәмебез барышында республика районнары хакимиятләре кышкы чорда һәм чәчү кампаниясен үткәрү вакытында хуҗалыклар һәм агросәнәгать ширкәтләре эшчәнлегенә йомгак ясап, хезмәт алдынгыларына тантаналы шартларда бүләкләр тапшыра.

Сабантуйлар быел да төрле районнарда алдан төзелгән тәртип буенча оештырыла. Милли бәйрәм быел Башкортстан районнарында һәм шәһәрләрендә 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Сабантуйларга республиканың югары җитәкчеләре һәм депутатлар да кунак булып бара.

Милли бәйрәм үткәрелгән урыннарда, гадәттәгечә, сәүдә ярминкәләре, мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла. Шулай ук иң яхшы йорт, иң тәртипле-чиста ихата-ишегалды, иң үрнәкле урам конкурсларына йомгак ясала һәм җиңүчеләр бүләкләнә.

Иң күп Сабантуйлар хәзер 2-3 июнь көннәренә туры килә. Алдагы атна ялларында - 9-10 июнь көннәрендә тагын унбишләп район милли бәйрәмне оештыра.
XS
SM
MD
LG