Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөсни Мөбәрәк гомерлек төрмәгә хөкем ителде


Мисыр мәхкәмәсе элекке президент Хөсни Мөбәрәкне узган елның февраль аендагы демонстрацияләр вакытында 850 кешене үтерү өчен гаепләп гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте.

Элекке эчке эшләр министры Хабиб әл-Адли да шундый ук җәзага хөкем ителде.

Әмма иминлек хезмәтләренең шулай ук күпләп үтерүдә гаепләнгән югары җитәкчеләре акланды. Мөбәрәкнең ике улы Алаа белән Гамәл коррупциядә гаепле түгел дигән карар чыгарылды.

Мәхкәмә карары игълан ителгәннән соң мәхкәмә залында этеш-төртеш башланды. Мөбәрәк тарафдарлары да, аңа каршылар да бу карарны гамәлдән чыгарырга һәм гадел хөкемдарлар билгеләргә чакыра.
XS
SM
MD
LG