Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиллари Клинтон тикшеренү корабында Төньяк котыпны карый


Һиллари Клинтон
Һиллари Клинтон
Норвегиядә сәфәрдә булган АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон бүген тикшеренү корабында Норвегия диңгезенә чыга.

Клинтонның бу гамәле соңгы елларда котып бозлары зур тизлек белән эрү сәбәпле анда нефть һәм газ чыгару мөмкинлекләре артканда АКШның бу эштә катнашу омтылышын күрсәтә.

АКШның геология хезмәте исәпләвенчә, Төньяк котыпта дөньядагы моңарчы табылмаган нефть ятмаларының 13, әлегә билгесез газ ятмаларының 30 проценты булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG