Израилнең Газзә сызыгындагы һава һөҗүмендә, табиблар белдерүенчә, тыныч халыктан җиде кеше, шул исәптән дүрт бала яраланган.
Шаһитләр әйтүенчә, Израилнең читтән идарә ителә торган очкычыннан Нуссират качаклар лагерындагы бер өйгә ракета атылган. Бу лагерьдан сугышчылар Израилгә ракета аткан булган.
Израил хәрби җитәкчелеге якшәмбегә каршы төндә Газзә сызыгында биш һава һөҗүме булганлыгын, корал ясау урыны булган өч бинаның һәм Мисырдан корал ташу өчен кулланылган ике җир асты юлының юк ителгәнлеген белдерә.
Хәрбиләр бу һөҗүмнәр узган җомгада Газзә сызыгыннан атылган ракетадан Израилнең бер солдаты үлүгә җавап булды ди.