Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нигериядә шартлаудан 12 кеше һәлак булды


Нигериянең төньяк-көнчыгышында интихарчы бомба шартлатып кимендә 11 кешене һәм үзен дә үтерде.

Баучи шәһәрендә чиркәү капкасы төбендә миналы машина шартлатылган. Полиция белдерүенчә, дистәләрчә кеше яраланган.

Әлегә һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алучы юк. Моңарчы Нигериянең төньягында, мөселманнар күпчелектә булган шәһәрләрдә чиркәүләргә каршы һөҗүмнәрне “Боко Харам” исемле мөселман экстремист төркеме оештырып килә иде.

Узган ике елда гына да “Боко Харам” оештырган дип шикләнелгән террор һөҗүмнәрендә йөзләрчә кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG