Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранның рухи җитәкчесе Израилне "яшенгә тиң" җавап белән кисәтә


Али Хаменеи
Али Хаменеи
Иранның югары рухи җитәкчесе Али Хаменеи аятулла, әгәр дә Израил Иранга һөҗүм итсә, яһүд дәүләтенә ”яшенгә тиң” җавап кайтачак дип кисәтте.

Хаменеи халыкара җәмәгатьчелекнең Иран атом коралы ясый дип исәпләве ялганга нигезләнгән диде. Аның әйтүенчә, Көнбатыш җәмәгатьчелекнең игътибарын Европадагы һәм АКШтагы икътисади проблемнардан читкә юнәлтергә тырыша.

Хаменеи Иранның элекке рухи җитәкчесе, Иран ислам республикасына нигез салган Рухалла Хомәйни аятулла үлеменең 23 еллыгы уңаеннан чыгыш ясады.
XS
SM
MD
LG