Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда Кытай белән чик буендагы фаҗигадән соң матәм көне игълан ителде


Казакъстанда бүген матәм көне. 30 майда Казакъстанның Кытай чиге буендагы "Арканкерген" ноктасында хезмәт иткән 15 сакчының 14тенең мәете табылды. Янган корылма эчендә шулай ук урман хуҗалыгы хезмәткәре мәете булганы ачыкланды.

Кичә чик ноктасына 15нче чик сакчысы кире кайткан, аның кулында корал булган. Ул бер атна тауларда качып утырганын сөйләде. Бүген аның белән табиплар һәм тикшерүчеләр эшләде.

Президент Нурсолтан Назарбаев бу фаҗигане "террор гамәле" дип атады. Һәлак булганнарның исемнәре ачыклана. Хөкүмәт аларның гаиләләренә финанс ярдәм бүлеп бирә башлады. Фаҗиганең сәбәпләре тикшерелә.
XS
SM
MD
LG