Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларга доменлы булуга бер адым калды


Татар сәхифәләре
Татар сәхифәләре

Пәрәвездә tatar доменын теркәүгә гариза бирелгән. Ул киләсе ел азагында эшли башларга мөмкин.

"Георгий Жуков" исемендәге корабта интернетка багышлап узган семинар барышында домен исемнәрен теркәү белән шөгыльләнүче Ru-Center оешмасы вәкиле Андрей Воробьев tatar доменын теркәүгә гариза бирелгәнен әйткән. Бу гаризаны кем биргәне мәгълүм түгел. Ул мәдәни-лингвистик юнәлеш нигезендә тапшырылган. Аны раслау быелның ноябреннән дә иртәрәк булмаячак, әгәр ул уңай якка кабул ителсә, домен киләсе ел азагында эшли башларга мөмкин.

Бәяләргә килгәндә, беренче түләү 250 мең долларга якын булачак, ел саен тагын ике-өч миллион түләп торырга кирәк булачак.

Белем.ру интернет порталы җитәкчесе Раил Гатауллин әйтүенчә, аны акчасы булган кеше дә финанслый ала, шул ук вакытта дәүләт ягыннан мөрәҗәгать булса, дөресрәк булачак.

“Һәрбер татарның моның әһәмиятен аңлап үз өлешен кертүе дөрес булачак. Киләчәктә ул керем дә китерергә мөмкин”, диде ул.
Татарларга доменлы булуга бер адым калды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:46 0:00
йөкләү

Татар интернетының актив кулланучылары Татарстан да мөстәкыйль доменга ия булырга тиеш дигән фикерне 2000 еллар башында ук күтәреп чыккан иде. Кайберәүләр татарның милли домены .ta булырга тиеш дигән фикердә торса, башкалар .tt дигән вариантны тәкъдим итте. Ләкин соңгысы буш түгел, ул – Тринидад һәм Тобаго дәүләтенең домены.

2005 елда “Татар интернеты” иҗтимагый оешмасы .ts һәм .tat доменнарын теркәү теләге турында белдергән иде. .ts – Татарстанның милли домены булырга тиеш диелгән булса, .tat – коммерцияле домен буласы иде. Тик ул ниятләр тормышка ашмады.
XS
SM
MD
LG