Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Таҗикстанга 1 миллиард долларлык кредит бирә


Таҗикстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Кытай Таҗикстанга бер миллиард долларлык кредит бирә. Бу акчаның 600 миллионы цемент фабрикасын төзүгә китәчәк. Елына өч миллион тонна цемент җитештерәчәк дип көтелгән фабрика Кытай белән Таҗикстанның уртак ширкәте булачак.

Кытай биргән кредитның калган өлеше башкала Дүшәнбедә яңа энергия заводын төзүгә кулланылачак, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG