Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Европа Берлегенең Кыпрыс җитәкчелегендә үтәчәк очрашуларында катнашмаячак


Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу, Төркиянең бер генә сәяси оешмасы да Кыпрысның берләшүе турында сөйләшүләр яңартылганчы Кыпрыс җитәкчелегендәге очрашуларда катнашмаячак, дип белдерде. Бу хакта ул Европа Берлегенең тышкы сәясәте башлыгы Кэтрин Эштән һәм берлекнең киңәю мәсьәләләре вәкиле Штефан Фюле белән Истанбулда очрашуда әйтте.

1 июльдән Европа Берлеге рәислеге Кыпрыска күчә.

Төркия 2005 елдан бирле Европа Берлегенә керү турында сөйләшүләр алып бара, әмма төрле сәбәпләр, шул санда Кыпрыс тирәсендәге низаг аркасында бу сөйләшүләр кичектерелә килә.

1974 елда бәйсез Кыпрыс утравын Греция белән берләштерү максатыннан булган фетнәдән соң утрауга "конституция тәртибен” урнаштырырга дип Төркия гаскәрләре керә һәм анда кала. Утрау икегә бүленә. Төркия көчләре контролендә булган өлеше үзен "Төньяк Кыпрыс Төрек җөмһүрияте" дип игълан итә, әмма аны Төркия генә таный.
XS
SM
MD
LG