Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кесә телефоннарын “татарчалаштыру” төркеме төзелде



Кесә телефоннары ярдәмендә кыска “хат” җибәрү, ягъни SMS хезмәтенең халык арасында популяр булганын исәпкә алып, Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы кесә телефоннары өчен татар хәрефләрен дә өстәү програмын эшләп чыгару өчен аерым бер төркем төзегәнен хәбәр итте.

Министрлыкка татарларларның үзара татарча язышу мөмкинлеге булмавы турында хатлар килгән. Кесә телефоннарының “татарча сөйләшә башлавы” Татарстаннан читтә яшәгән татарларны да кызыксындырырга мөмкин, дип язылган министрлыкның интернеттагы сәхифәсендә.

Төркем Android системын татарчалашытыру, татарча язар өчен хәрефләр тәртибен билгеләү, кесә телефонын куллану турындагы мәгълүматны татарчага тәрҗемә итү һәм татар хәрефләре булмаган телефоннарга да SMS белән җибәрелгән татар хәрефләренең дөрес күренешен тәэмин итү кебек эшләр белән мәшгүль булачак.

Азатлык радиосының Android әсбабын монда ала аласыз.
XS
SM
MD
LG